Илсур Метшин һәм Төркиянең Казандагы генераль консулы яңа фонтанга Универсиада символикасы төшкән тәңкәләр ыргытты.
(KZN.RU, 5-нче июль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Яңа Савин районында яшәүче халыкны Чистай һәм Әпсәләмов урамнары чатында ачылган “Истанбул” паркы белән котлады. Күп халык яши торган торак районда шундый матур почмакның барлыкка килүе Татарстан һәм Төркия халкының дустанә җылы мөнәсәбәтләре турында сөйли, дип билгеләде шәһәр башлыгы әлеге бәйрәм тантанасында.
Тантанада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунчем Ангылы, Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев катнаштылар.
“Төркия белән безнең араларыбыз динамик рәвештә үсә. Дустыбыз Истанбул шәһәренең Мэры Кадир Топбаш узган елда Истанбулда искиткеч сквер ачты, һәм без бүген җавап итеп үзебезнең яктан бүләк җиткерәбез. Әлеге паркны булдыру инициативасы белән чыккан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм төзелештә катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтәсе килә”, - диде Илсур Метшин.
“Истанбул – дөньяның матур шәһәрләренең берсе. Үз вакытында Наполеон да юкка гына “әгәр дөнья бер дәүләт булса, аның башкаласы Истанбул булыр иде” димәгән. Минем уйлавымча, бүген ул шундый ук сүзләрне Казан турында да әйтә алыр иде. Универсиада өчен бик күп эшләр башкарылды, аларның барысы да зур мирас булып калачак. Универсиада үтә, барлык төзелгән объектлар да безнең халкыбызга кала”, - диде Мэр казанлыларга.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, “Истанбул” паркын ачу – районны яшелләндерү юнәлешендәге беренче генә адым һәм аны төзекләндерү эшләре алга таба һичшиксез дәвам ителәчәк.
“Әлеге парк күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелергә өлгерде инде. Без биредә балаларны да, коляскалы яшь аналарны да, бабай-әбиләрне дә, яшь парлар һәм бары тик ял итүчеләрне дә күрә алабыз. Әлеге паркны саклавыгызны сорыйм”, - диде шәһәр башлыгы.
Сабри Тунчем Ангылы үз чиратында Казанның Истанбул өчен әһәмиятле партнер булганлыгын билгеләп үтте. “Казан һәм Истанбул арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр ике халык арасындагы әшнәлек символы булып тора. Безнең телләр, дин һәм мәдәният бик якын. Безнең тарихи элемтәләрне саклап торучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Әлеге паркта кешеләр үзләренең ялларын яхшы итеп уздырсалар иде”, - диде Төркиянең Казандагы генераль консулы.
Паркта газон җәелгән, ул су сиптерү системасы белән җиһазландырылган, куаклыклар, агач һәм чәчәкләр утыртылган, җәяүлеләр сукмагы булдырылган, эскәмияләр урнаштырылган. Зур фонтан паркның төп элементы булып тора.
Илсур Метшин һәм Сабри Тунчем Ангылы традиция буенча фонтанга, уңыш китерсен дип, 2013 елгы Универсиада символикасы төшерелгән тәңкәләр ыргыттылар.
Паркны ачу биредә яшәүче халык өчен зур бәйрәм булды, бәйрәмдә төрекләрнең бай мәдәниятен чагылдыра торган номерлары белән иҗат коллективлары чыгыш ясады. Сабыйлар өчен асфальтта акбур белән рәсем ясау мәйданчыгы оештырылды.
Ачылыш тантанасына килгән район халкы, яңа парк өчен, Илсур Метшинга рәхмәтләрен җиткерде.