Илсур Метшин хәрәкәткә Г.Камал театры янындагы мәйданнан старт бирде.
(KZN.RU, 4-нче июль). 31-нче яңа троллейбус Казан буенча юлга кузгалды. Яңа хәрәкәт составы үрнәкләрен бүген Казан Мэры Илсур Метшин Г.Камал театры каршындагы мәйданда узган презентация барышында бәяләде.
“Метроэлектротранс” МУП директоры Әсфан Галәвев хәбәр иткәнчә, барлык троллейбуслар да Саратов өлкәсендә эшләнелгән. “Тролз-5275.03” яңа модельләре бөтен куркынычсызлык таләпләренә дә җавап бирә, хезмәт күрсәтү һәм йөртү өчен яхшы, троллейбус шоферы өчен генә түгел, пассажирлар өчен дә уңайлы.
Техниканы эштә сынап карарга өлгергән яңа троллейбус шоферлары Мэрга яхшы тәэсирләрен генә җиткерделәр. Салон вандаллардан сакланган утыргычлар белән җиһазландырылган, шоферны чакырту кнопкасы бар, пассажирлар кыш көне туңмасын өчен, 4 җылыту миче урнаштырылган, салонда нәрсә булганын яздырып баручы 2 видеокамера һәм тышка карап торган 2 видеорегистратор урнаштырылган. Мөмкинлекләре чикләнгән һәм олы яшьтәге кешеләр өчен уңайлы булсын өчен, модельнең идәннәре тәбәнәк итеп эшләнгән, шулай ук биредә халыкның аз мобильле төркемнәре менә алсын өчен ачыла торган пандус куелган. Троллейбус ут-диодлы табло, аудиомәгълүмат җиткерү һәм хәрәкәт итү маршруты турындагы электрон элмә такталар белән җиһазландырылган, шулай булгач троллейбус йөртүчегә һәр “боҗра” тәмамланган саен вывескаларны кулдан алыштырып торырга кирәкми.
“Заманча, матур, чиста, куркынычсыз, уңайлы һәм тиз – җәмәгать транспорты әнә шундый булырга тиеш. Шул вакытта гына ул шәхси автомобильләргә лаеклы алмаш була ала. Хәрәкәт составын без яңартабыз. Хәзер йөртү һәм хезмәт күрсәтү культурасы калып бара, алар югары дәрәҗәдә булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин яңа троллейбуслар шоферлары һәм кондукторларына.
Әсфан Галәвев сүзләре буенча, бөтен яңа троллейбусларны сатып алу өчен, “Метроэлектротранс” МУПка 158 млн. сум акча кирәк булган, шул исәптән әлеге сумманың яртысын пассажир транспортларының хәрәкәт составын яңарту программасы кысаларында федераль һәм республика бюджетлары бүлеп биргән. Алынган 234 троллейбусның 103-енең шәһәрдә йөрү вакыты 10 еллык норматив булганда 5 елдан түбән булырга тиеш. Шулай ук соңгы елларда шәһәрдә юл-хәрәкәт челтәрен модернизацияләү кысаларында троллейбусларның элемтә челтәре сизелерлек яңартылган. Болар барысы да троллейбуслар каршында пассажирлар өчен көрәштә яңа мөмкинлекләр ача.
Илсур Метшин ышандырганча, шәһәрдә җәмәгать транспортлары системасын модернизацияләү дәвам итәчәк: “Без алга таба да Казанда лаеклы транспорт инфраструктурасы булсын өчен хәрәкәт составын яңартачакбыз”, - дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, Универсиадага әзерлек кысаларында җәмәгать транспорты системасы алга зур адым ясады. Шул рәвешле, узган ел ахырыннан шәһәр юлларына 460 яңа автобус чыкты. 3 яңа метро станциясе төзелү белән бәйле, 6 яңа “Русич” электропоезды сатып алынды. 20 өч секцияле һәм 10 бер секцияле трамвайларны китерү дәвам итә.