“City Sightseeing Russia” фирмасы проекты бүген Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим ителде.
(KZN.RU, 4-нче июль). Иртәгә Татарстан башкаласының тарихи үзәге буенча 2 катлы туристлар автобуслары-даблдекерлар йөри башлаячак. “City Sightseeing Russia” фирмасы проекты бүген Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим ителде.
“City Sightseeing Russia” фирмасының генераль вәкиле Сергей Лаврентьев шәһәр башлыгына хәбәр иткәнчә, бу туристик кына түгел, ә инфраструктуралы проект. “Шәһәрдә беренче тапкыр булган кешеләр өчен маршрут үзәк инфраструктурасы турында гомуми кузаллау бирә. Кешеләр, маршрут буенча үтеп, кая барачакларын билгели алалар. Бу туристларны истәлекле урыннарга илтеп кую дисәк тә була”, - диде туроператор вәкиле.
Казан дөньяда әлеге проект гамәлгә кертелгән 101-нче шәһәр булды, дип өстәде Сергей Лаврентьев . “Без 101-нче була алмыйбыз, без икенче йозлектә беренчеләр”, - дип шаяртып төзәтте аны Илсур Метшин. Искәртеп үтәргә кирәк, Россиядә шәһәр буенча экскурсияләрне ике катлы автобусларда үткәрү бары тик Мәскәүдә генә оештырылган.
Казандагы маршрут шәһәрнең тарихи өлешен алып тора, экскурсиянең дәвамы – 1 сәгать. Күзәтү экскурсиясе вакытында Иске Татар бистәсе, Казан Кремле, әдәби-музей кварталы, Казансу елгасы ярлары, Ирек мәйданы, Бауман урамнарында булырга мөмкин. Билет беренче тапкыр утырганнан алып 24 сәгать буе гамәлдә була, тәүлек буена чикләнмәгән кадәрле утырырга мөмкин (бу “хоп-он хоп-офф” дип аталган принцип). Билет алып автобуска утыргач, турист 10 тукталышның берсендә чыга, үзенә кызыклы булган урыннарда йөри, ә аннан соң яңадан автобуска утыра (теләсә нинди тукталышта) һәм экскурсиясен дәвам итә ала.
“Тәэсирләр яхшы, - дип искәртте Илсур Метшин йөрү барышында. – Әлеге проектлар шәһәр инфраструктурасында вак-төяк әйбер түгел, алар безне алга киткән шәһәрләр белән бер рәткә куя. Мондый туристик автобусларны без Американың һәм Европаның күп кенә шәһәрләрендә күрдек. Әлбәттә, мондый маршрут үзеннән-үзе барлыкка килмәс иде. Бүген Казанда карарлык һәм күрсәтерлек әйберләр шактый. Соңгы 2 ел эчендә тарихи үзәктә 300-дән артык фасад яңартылган. Мин Мэр буларак эшләргә тиешле эшләр әле миңа икенче каттан күренә. Эшләнмәгәннең күләме эшләнгәнгә караганда һәрвакыт күбрәк”.
Казанда маршрут буенча 20-30 минутлык интервал белән 2 даблдекер йөреп торачак. Автобусларда маршрут дәвамында 8 телдә аудиоэкскурсия бара: рус, татар, инглиз, испан, алман, француз, кытай, төрек телләрендә. Сергей Лаврентьев ассызыклап үткәнчә, бер атнадан соң гарәп телендәге аудиогид та эшли башлаячак.
2 яңа даблдекер Кытайда иң эре автобус җитештерүче “Higer Bus Company Ltd” заводыннан Казан өчен махсус эксклюзив заказ буенча сатып алынган. Автобус җитештерүчеләрне сайлауны аңлатып, С. Лаврентьев: “ “Higer” – ул бәя һәм сыйфатның оптималь рәвештә тәңгәллеге”, - диде. Мондый нәтиҗәгә компания бөтен дөнья буенча берничә заводны өйрәнгәннән соң килә. Ул мондый автобусларның моңа кадәр Мәскәү экскурсия маршрутлары өчен дә сатып алынганын әйтте.
Автобуслар махсус “half top” түбәсе белән тәэмин ителгән, ул ике секциядән тора: аларның берсе - ачык, икенчесе - ябык. Ачыгында җылы вакытта, ә ябыгында ел дәвамында йөрергә мөмкин. Автобусның сыйдырышлыгы – 55 урын, моңа инвалидлар өчен махсус җиһазланган урыннар да керә.
Сергей Лаврентьев ни өчен нәкъ менә Казан әлеге кызыклы проектны гамәлгә ашыру мәйданы буларак сайланганы хакында әйтте. “Без базарны бәяләдек. Бөтен вариантлар арасында Казан иң актуале булды. Моннан тыш, без шәһәрдән искиткеч зур ярдәм алдык. Без монда яшел коридор алдык һәм әлеге проектны бик тиз гамәлгә ашырырга өлгердек”, - дип сөйләде С. Лаврентьев. Аның сүзләре буенча, Мәскәүдә маршрутны эшләү һәм килешүгә күбрәк вакыт һәм көч киткән.
Казанда XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарын үткәрү - безнең шәһәрдә экскурсия маршрутлары җибәрү сәбәпләренең берсе булды. “Универсиада - сезнең шәһәр, сезнең республика өчен үзенә бер аерым вакыйга булды. Безнең тарафтан бирегә автобуслар алып килмәү хата булыр иде дип уйлыйм”, - дип өстәде “City Sightseeing Russia” генераль вәкиле.
Казанда мондый проектларны гамәлгә ашыру – безнең туристик планда кызыклы булуыбыз билгесе”, - диде Илсур Метшин. Аның фикеренчә, проект Тартарстан башкаласында уңышлы булачак. “Балык тирәнрәк урынны сайласа, кеше яхшырак урынны сайлый, - дип Мэр танылган мәкальне искә алды. – Компания әлеге инвестицион проектка акчаларын салды, димәк белгечләр аның чыгымнарын каплавына, Казанда туристлар ташкыны артачагына ышана”. Ул шулай ук Казанның әлеге проектның алга таба үсешен күрергә теләвен дә искәртте.
Сергей Лаврентьев, проектның Казан территориясендә алга таба үсү мөмкинлеге була ала, диде. Казанда туризм үсешенә Универсиада никадәр көчле импульс булуын карарбыз. Аны үткәргәннән соң да, без икътисади керемле булырбыз дип ышанам”, - диде Сергей Лаврентьев. Ул бөтен дөнья буенча проект гамәлгә ашырылган 100 шәһәрнең бары тик 1-2-сендәге маршрутлар гына икътисади сәбәпләр аркасында ябылганлыгын искәртте. Аның сүзләре буенча, 2 катлы автобусларда йөрү туристларга гына кызык булмаячак. Шул рәвешле, Мәскәүдә туристик даблдекерлар пассажирларының өчтән берен илебез башкаласының үз халкы тәшкил итә. “Казанлыларның ничек йөрүенә, алар өчен йөрү никадәр кыйммәт булуын карарбыз”, - диде С. Лаврентьев һәм компаниянең билетлар бәясе буенча “баланска китерә” алуын әйтте.
“Йөрү өчен билет сатып алу – импульслы сатып алу. Шәһәр халкы, кунаклар а-ля Шапито стилендәге ачык, күңелле автобус күрә. Башка бернинди транспорт төре дә ачык ике катлы автобус кадәр игътибарны җәлеп итми”, - диде ул.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Иван Кадошников искәртеп үткәнчә, проект Казан өчен туристларны җәлеп итү күзлегеннән караганда бик мөһим. “Без Казан кунакларына, туристларга Универсиада алдыннан үзгәргән шәһәребезнең 1000 еллык тарихын күрсәтә алуыбызга шатбыз. Казанда мондый маршрутларның булуы безнең шәһәребезнең эре туристик үзәкләр исемлегендә тагын да өскәрәк күтәрелүе турында әйтә”, - дип ассызыклады И.Кадошников.
Аның сүзләре буенча, автобус аудиогидлары өчен чит телләрдәге тәрҗемәләр белән үзебезнең белгечләр шөгыльләнгән, ә контент экскурсоводлар гильдиясе һәм ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова белән килешенгән.