Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 4-нче июль). Бүген "Казан-Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексының икенче чираттагы бинасы ачылды.
Бинаның 25-нче катындагы Extra Lounge ресторанында узган ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов, “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Корстон-Казан” комплексының икенче чиратын төзү 2012 елның мартында башланган иде. Яңа бинада 9 мең кв. м мәйданда “А” класслы офислары белән заманча бизнес-үзәк, 50дән алып 150 кеше сыйдырырлык 8 заллы конгресс-үзәк, “4 йолдызлы” категориясендәге 213 кунакханә номеры, 200 кешелек панорамалы ресторан (25 нче катта) бар. Комплексның икенче чиратына капитал салулар күләме 45 млн. АКШ доллары тәшкил итте.
Кунаклар һәм катнашучылар алдында ясаган чыгышында «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ышанганнары өчен рәхмәт белдерде. Без сүзебездә тордык, яңа бина Казан һәм республикага хезмәт итәчәк. Анатолий Кузнецов сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге төзелештә әйтеп бетергесез ярдәм күрсәтте. «Мин илнең өчтән ике өлешендә булдым, һәм бер регионда да инвесторларга карата мондый дәрәҗәдәге мөнәсәбәт юк, - дип ассызыклады ул. – Татарстанда ул - ике яклы хәрәкәт».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон»ның икенче чираты - иң тиз төзелгән объектларның берсе, дип билгеләп үтте. «Корстон» Казанда инде 6 ел эшли, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу – башкала өчен һәм гомумән республика өчен бик әйбәт хәл. Чөнки нәкъ менә биредә халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздырыла. Аерым алганда, хәзерге вакытта "Кортон" КСККнда Универсиада штабы урнашкан, һәм бу монда эшләүче кешеләргә бик зур ышаныч булганын күрсәтә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук "Корстон" җитәкчелегенә, төзүчеләргә, проектлаучыларга объектны уңышлы тәмамлаганнары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецовка һәм “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗановка ТР Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж