(KZN.RU, 3-нче июль). Бүген Татарстан башкаласының “Казан-Арена” стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың баш медиа үзәге тулы режимда үз эшен башлап җибәрде. Объект эше белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Ачылуда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, “ВГТРК” генераль директоры Олег Добродеев, “Спортивное вещание” коммерцияле булмаган автоном оешмасының җитәкчесе Василий Кикнадзе һәм башкалар катнашты.
Меди үзәк буенча кыска экскурсиядән соң кунаклар журналистларның сорауларына җавап бирде. Татарстан Президенты “Казан-Арена” стадионының шәһәр күренешенә матур кереп китүен ассызыклады. “Һәм бу Россиядә әлегә бердәнбер футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру таләпләренә җавап бирә торган стадион”, - дип билгеләде Р.Миңнеханов.
Җөмһүриятебез башлыгы Универсиадага әзерлек вакытында шәһәр шактый тәҗрибәле булуын билгеләде. “Әлеге 5 ел эчендә без бөтенләй үзгәрдек, - диде Р.Миңнеханов. – Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, илебез президентына әлеге проектны хуплаган өчен рәхмәтле без”. Республика башлыгы шулай ук Татарстан “илебездә барлыкка килгән проектларга алынырга әзер”леге турында хәбәр итте.
Баш медиа-үзәк (Мain Media Center) Казандагы Уеннарның иң зур объектларыннан санала. Ул Kazan Arena стадионындагы Көнбатыш трибунаның икенче катында урнашкан һәм 6200 квадрат метрдан артыграк мәйдан били. Баш медиа-үзәк тәүлек буе эшләячәк, монда Уеннарны оештыручылар һәм төп катнашучы затлар, Универсиада илчеләре белән һәр көн саен матбугат конференцияләре уздырылачак.
Медиа-үзәк ике функциональ өлешкә бүленә: Баш матбугат үзәге һәм халыкара тапшырулар үзәге. Баш матбугат үзәгенең эш зонасы 320 утырту урынына исәпләнгән, 100 урында компьютерлар бар һәм Интернетка үткәргеч аша кереп була. Журналистлар үз җайланмалары белән эшли алсын өчен электр белән тәэмин итү челтәренә һәм Интернетка тоташтыру мөмкинлеге булган утыру урыннары да бар.
Матбугат конференцияләре өчен 135 утырту урыны булган залда Оештыру комитеты җитәкчеләре, FISU вәкилләре, VIP кунаклар, Универсиадада җиңүчеләр һәм призерлар катнашында брифинглар һәм матбугат конференцияләре үткәреләчәк. Баш матбугат үзәге территориясендә интервьюлар алу өчен 2 бүлмә, FISU матбугат хезмәте, рәсми затларның матбугат хезмәтләре өчен урыннар, Универсиада Дирекциясе Медиа департаменты һәм тәрҗемәчеләр хезмәтләре эше өчен бүлмәләр, шулай ук матбугат әһелләре килү ноктасы бар.
Халыкара тапшырулар үзәге (IBC) – Уеннар белән бәйле программаларны һәм радио, телевидение интервьюларын тапшыру өчен махсус билгеләнгән Универсиада объекты. Анда тапшырулар өчен билгеләнгән барлык телекоммуникацион җайланмалар урнаштырылган. Халыкара тапшырулар үзәге шулай ук хокукка ия булганнары урнаштыру һәм аларга тапшырулар җайланмаларын бирү өчен билгеләнгән. Халыкара тапшырулар үзәгендә Универсиада объектларныннан телесигналлар кабул ителәчәк һәм тапшырылачак, алар спутникка һәм аннан дөньяның 100-дән артык иленә тапшырылачак.
200 кеше эшли ала торган IBC 1500 квадрат метрлык мәйданда стадион белән янәшә урнашкан. Тагын 7000 квадрат метр махсус техника урнаштыру өчен бүлеп бирелгән. “Спортивное вещание” коммерцияле булмаган автоном оешмасы эшенә Уеннар чорында 900-гә якын кеше җәлеп ителгән. Россиядә мондый масштабтагы трансляцияләр беренче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Бу уеннарны уздыру өчен файдаланыла торган җайланмалар 2014 елда Сочидагы Олимпиадага матбугат хезмәте күрсәтү өчен кулланылачак.
Алдан бәяләүләргә караганда, Универсиаданың Баш матбугат үзәгендә бер үк вакытта 800 массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле булачак, ә Халыкара тапшырулар үзәгендә – 400-ләп журналист һәм телекомпанияләрнең техник персоналы. Универсиада ачылган һәм ябылган вакытларда Баш медиа-үзәктә 1500 кеше эшләячәк.
Баш матбугат үзәгеннән тыш матбугат вәкилләре өчен спорт объектларында 30 матбугат үзәге эшләп киләчәк, Универсиада Паркы матбугат үзәге, шулай ук Халыкара мәгълүмат үзәге матбугат зонасы. Спорт объектларында матбугат үзәкләре ярышларга хәтле бер көн алдан эшли башлыйлар. Биредә матбугат конференцияләре өчен заллар, трибуналарда эш урыннары, микст-зоналар, фотографиягә төшерү өчен урыннар, матбугат вәкилләре өчен ял зоналары, интервью өчен бүлмәләр булдырылган. Аккредитацияләнгән журналистлар берничә сервис белән куллана алачаклар. Шулар арасында транспорт белән тәэмин ителеш - Баш матбугат үзәге, Медиа аккредитацияләү үзәге, рәсми урнашу урыннары, ярышлар уза торган объектлар һәм журналистларны кабул итү һәм китү өчен рәсми урыннары арасында оештырылган автобус юллары. Шулай ук ярышлар арасында спорт объектларында кофе-брейклар оештырыла.
ВГТРК генераль директоры Олег Добродеев билгеләп узганча, аның телеканалы өчен Универсиада аерым әһәмияткә ия. «Безнең бөтенебез өчен, ВГТРКда эшләүчеләр өчен Универсиада үзенә күрә мөһим, чөнки бөтен технологияләрне һәм телевизион мөмкинлекләрне Сочи Олимпиадасы алдыннан кулланып карый алачакбыз. Шуңа күрә монда спорт журналистикасында булган дөньядагы иң яхшы технологияләр бар, - дип ассызыклады О.Добродеев. - Мин ышанам, җанатарларны мәгълүмат белән тәэмин итү буенча Казандагы Универсиада моңа кадәр булмаган киң дәрәҗәдә булачак».
«Спортивное вещание» автоном коммерцияле булмаган оешма башлыгы Василий Кикнадзе Универсиада һәм Сочидагы Олимпиада өчен махсус заманча телевизион комплекс сатып алганнары турында хәбәр итте, аның эчендә 12 күчмә телевизион станция, үзәк аппарат һәм мини-офис. «Бөтен шул комплекс инде җәелдереп җибәрелгән, һәм мин Татарстандагы хезмәттәшләребезгә шуны гамәлгә ашыру өчен куйган югары прфессиональ көчләре өчен рәхмәт белдерергә тиеш. Хәзер безнең төп максат - Уеннарны тиешле дәрәҗәдә яктырту, - дип әйтте В.Кикнадзе. - Безнең зур ышанычыбыз бар - без Татарстандагы хезмәттәшләребез белән һәм партнер-каналлар белән Универсиаданы югары дәрәҗәдә күрсәтә алачакбыз».
Универсиадада эшләүче журналистларга Президентыбыз Уеннарны гына түгел, ә Казанны, Татарстанны, Россияне дә күрсәтергә теләк белдерде. «Шәһәр, республика, ил турында күбрәк мәгълүмат бирегез - мин әлеге мәгълүмат кызыклы булыр дип уйлыйм, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Безгә илебезне күрсәтү бик мөһим, ә журналистларсыз бу мөмкин түгел».
Фоторепортаж
Видеорепортаж