Татарстан башкаласы Мэры илнең төрле почмакларыннан килгән төп ярдәмчеләрне – волонтерларны сәламләде.
(KZN.RU, 3-нче июль). Россиянең 35 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән 4850 волонтер Универсиаданы үткәрүдә катнашу максаты белән Казанга җыелды. Бүген иртән ирекле ярдәмчеләрнең яшәү шартлары белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты. Шәһәр җитәкчесе ярышлардагы уңыш волонтерларның кәефеннән дә тора дип билгеләде.
Шәһәр башлыгы Юдино поселогында урнашкан һәм социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа ике йортка урнашкан иң күп санлы ирекле ярдәмче – студентлар (2230 кеше) урнашкан урында булып кайтты. Нигездә бу якындагы төбәкләрдән килгән волонтерлар. Икенче зур база Оренбург трактында урнашкан, биредә чит ил һәм Россиянең ерак өлкәләреннән килгән 2000 волонтер килеп урнашкан. Универсиаданың Мәдәни паркы волонтерлары һәм черлидерлар “Заречье” лагерендә, ә иң җаваплысы – “Универсиада йөзләре” дип исемләнгән төркем – Суворов училищесында урнашкан.
Бүген волонтерларның әһәмиятле көннәре – Welcome-тамаша чарасы уза, төрле шәһәрләрдән килгән волонтер делегацияләре бер-берсе белән һәм үзара таныша алачак.
Илсур Метшин йортлар ишегалдында урнашкан ашханәне карап чыкты. Ашханә - “Конкорд” Мәскәү фирмасы тарафыннан махсус торгызылган вакытлы конструкция. Шәһәр башлыгы иртәнге ашка килгән Пермь волонтерлары белән аралашты. Бүген егетләр-кызларга иртән дөге белән сосиска, чәй/каһвә, сыр, май һәм ипи бирелде. Шәһәр башлыгы яшәү шартлары белән кызыксынды, шул ук вакытта шаярып, яшәү шартларының биш йолдызлы отель түгеллеген, әмма халыкара стандартның үтәлүен билгеләде. Волонтерлар аларның барыннан да канәгать булуларын әйттеләр.
Казан Мэры егетләр һәм кызларны спорт объектлары эше, яшәү шартлары һәм туклану мәсьәләләренә кагылышлы барлык сораулар белән кичектермәстән оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кушты. “Сез – безнең кунакларыбыз, әмма беренче чиратта – ярдәмчеләребез. Сезнең объектларда эшләвегездән күп нәрсә торачак. Волонтер булу мөмкинлеге һәркемгә дә бирелмәгән. Бу әле кыйммәтле тәҗрибә дә. Әгәр миңа 19 яшь булса, мин дә волонтерлыкка язылыр идем. Универсиада – 2013 елгы җәйнең төп вакыйгасы!”, - дигән сүзләр белән уңышлар теләде шәһәр башлыгы.
И.Метшинга хәбәр ителгәнчә, волонтерлар фатирларда 5, 7 һәм 9-ар кеше яши. Аларның һәрберсе барлык кирәк булган әйберләр белән – мебель, урын-җир кирәк-яраклары, сантехника белән тәэмин ителгән. Һәр йортта медицина ярдәме күрсәтү пунктлары оештырылган, шулай ук көчәйтелгән куркынычсызлык режимы тәэмин ителгән. Иртәнге һәм кичке ашны волонтерлар йортлар янындагы ашханәләрдә, ә төшке ашны смена дәвамында объектларда ашыйлар. Яшәү урыннарда ял итү өчен шартлар, аерым алганда, иҗади кичәләр үткәрү өчен сәхнә һәм спорт мәйданнары оештырылган. Шулай ук Wi-Fi мөмкинлекләреннән куллана, телевизор карый алалар.
Исегезгә төшерәбез, Уеннар үткәрүдә 20 меңләп волонтер, шул исәптән читтән килгән 5 мең волонтер җәлеп ителгән. “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директорының урынбасары Лариса Сулима хәбәр иткәнчә, кызлар-егетләр спорт объектларындагы тренингларда катнашкан һәм үзләренең төп вазифаларына керешәчәкләр. Волонтерларның бер өлеше иртәгә “Казан-Арена” стадионында Уеннар ачылу тантанасының генераль репетициясендә төрле илдә килгән спортчылар сыйфатында, бер өлеше – тамашачылар буларак катнаша. Волонтерларның күпчелеге үз шәһәрләренең атрибутикасы булган әләмнәр һәм футболкалар белән килгән.
Волонтерлар белән аралашканда, Илсур Метшин аларның кәефенең әһәмиятен билгеләде. “Без утырткан 6 миллион чәчәккә сезнең 20 мең елмаюыгыз өстәлсә, тәэсире искиткеч булачак”, - дип үз теләген белдерде шәһәр башлыгы.