Уеннарда медаль яулаучылар өчен федераль, республика һәм шәһәр дәрәҗәсендә премияләр булдыру каралган.
(KZN.RU, 2-нче июль). Универсиадада медальләр яулаган Казан спортчылары өч мәртәбә күбрәк матди бүләк алачак. Бу турыда бүген Россия җыелмасы составында чыгыш ясаячак үзебезнең атлетлар белән очрашу вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Моннан тыш, бүген Илсур Метшин хәбәр итүенчә, федераль бюджеттан алтын медаль яулаучы спортчыларга – 168 мең сум, көмеш медаль өчен - 84 мең сум һәм бакыр өчен 50 мең сум акча биреләчәк. Аерылып торучы Татарстан спортчылары республика бюджетыннан өстәмә бүләк алачак: “алтын” өчен - 150 мең сум, “көмеш” өчен – 90 мең сум һәм “бакыр” өчен – 60 мең сум. Моннан тыш, Казан медалистларын туган шәһәрләре исеменнән дә өстәмә бүләкләү каралган: алтын медаль өчен премия 130 мең сумны тәшкил итәчәк, “көмеш” өчен - 80 мең сум, “бакыр” өчен – 50 мең сум.
Очрашу барышында Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, безнең илдән Универсиадада катнашу өчен рекордлы күләмдә - 600дән артык спортчы делегат итеп күрсәтелгән. Илебез җыелмасының төп составына Татарстан Республикасыннан 20 спорт төре буенча 48 спортчы кергән, 50дән артыгы резерв составта санала. Җыелманың төп составында Казаннан 16 спорт төре буенча 41 спортчы катнашачак. Тагын 45 Казан спортчысы резервта тора.
“Көн саен әлеге саннар үзгәреп тора һәм без Россия җыелмасында Казан спортчылары саны артыр дип өметләнәбез”, - дип аңлатып китте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев.
Казан Мэры белән очрашуга инде Татарстан башкаласында булып, шәһәребезнең спорт комплексларында ярышлар башлануга әзерләнүче спортчылар чакырылган иде. Араларында Россия җыелмасының йөзү, теннис, волейбол, су полосы, стендлы ату, чирәм хоккее, футбол буенча әгъзалары бар иде.
“Барлык казанлылар исеменнән Россия җыелмасының бөтен спортчылары өчен дә, шулай да Казан спортчылары өчен өчләтә җан атуыбызны әйтәсе килә. Без, Универсиаданы үткәрү хокукын алган мизгелдән башлап, бөтенебез дә әлеге халыкара вакыйганы көтеп яшәдек”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Уеннарга әзерләнү барышында шәһәрдә гаять зур эшләр башкарылганын ассызыклап үтте. Спортчылар үзләре үк спорт инфраструктурасының ни дәрәҗәдә яхшыруын тоя алды. Тренировка процессы бик күпкә яхшырды. “Сынаулы ярышлар безнең спорт объектлары иң югары стандартларга җавап бирүен исбатлады”, - диде Казан Мэры.
“Тик шәһәрне әзерләү бер, ә ярышларда җиңеп чыгу икенче эш. Сезнең өчен хәзер, спортчылар теле белән әйтсәк, “көймәү” мөһим. Ярышларга үзеңнең спорт формаң, шул исәптән психологик формаңның иң кызу вакытында килергә кирәк. Без сезнең өчен җан атып, сезгә ярдәм итеп һәм дога кылып торачакбыз. Безнең энергетика сезнең югары нәтиҗәләр күрсәтүегезгә юнәлдереләчәк”, - диде Казан Мэры.
Җавап йөзеннән Казан спортчылары шәһәр башлыгына үзләренең функциональ һәм психологик торышлары карьераларында иң яхшы нәтиҗәләргә өметләнергә мөмкинлек бирүе турында әйттеләр. “Без бөтен үзгәрешләрне күрәбез һәм шәһәребездә булган бәйрәм атмосферасын тоябыз. Безнең каршыда иң югары таләпләр куелган, һәм без аларны үтәргә сәләтле”, - диде “Рубин” һәм Россия җыелмасы форварды Владимир Дядюн.
“Сезон дәвамында кертә алмаган голларны кертүегезне телим. Футболга килгәндә, Универсиада аркасында без соңгы буын ясалма газоны җәелгән берничә спорт объектын эшләтеп җибәрә алдык. Сез тиздән үзегез аларны күрәчәксез. Моннан тыш Уеннардан соң ук без тагын торак микрорайоннарда 8 ясалма газонлы футбол мәйданнары төзиячәкбез һәм әлеге эшләрне Шәһәр көненә тәмамлаячакбыз. Биредә үк воркаут – спортның урам төрләре белән шөгыльләнү мәйданнары да урнаштырылачак. Күрәсез, Универсиададан соң да безнең тормыш тәмамланмаячак”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Россия чемпионы, Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры Яна Мартынова 10 июльгә планлаштырылган, үзенең старт аласы көне алдыннан бик яхшы күңел күтәренкелегендә булуын әйтте.
“Берникадәр дулкынлану сизәм, чөнки үзебезнең трибуналар, үзебезнең җанатарлар, дуслар һәм туганнар каршында чыгыш ясарга туры киләчәк – бу бик зур җаваплылык, Казанны һәм Татарстанны лаеклы күрсәтер өчен, барлык көчне куярга кирәк. Минем төп көндәшләрем булып ике американка, Бөекбританиядән һәм Словакиядән килгән йөзүчеләр тора. Алар белән көрәш бик кырыс булачак”, - дип сөйләде Яна Мартынова.
“Мөмкинлектән файдаланып, сезгә, Казанны Россиянең спорт башкаласына әйләндергәнегез, моның өчен куйган көчегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Спортның су төрләре сарае искиткеч”, - дип өстәде спортчы.
Стендлы ату буенча танылган тренер, Татарстан җыелмасы остазы Сергей Демин берничә Олимпиадада булуын һәм Казан Универсиадасында булган атмосфераның Олимпиа уеннары белән тәңгәл булуын ассызыклап китте.
Аның хезмәттәше – “Динамо-Казан” командасы һәм чирәм хоккее буенча Россия студентлар җыелмасы баш тренеры Араик Маргарян спортчыларга фатиха бирде. Ул соңгы елларда Казанда барган үзгәрешләр Татарстан башкаласында яшәүче һәммә кешедә горурлык хисе тудыруын әйтте. Җавап йөзеннән спортчылар Казан халкы аларның нәтиҗәләре белән дә горурлансын өчен бөтен көчләрен куярга тиеш, диде ул.
“Моңа кадәр Казанның мондый эре халыкара форумнарны кабул иткәне булмады. Сезнең һәм безнең эшләрне яулап алган медальләр күләме буенча бәяләячәкләр. Без бөтенебез дә сездән җиңүләр көтәбез һәм Казан спортчылары Россия җыелмасының “алтын” копилкасына сизелерлек өлеш кертерләр дип өметләнәм”, - дип йомгаклады Илсур Метшин.