(KZN.RU, 1-нче июль). Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең 2013 елгы Универсиадага югары әзерлеген билгеләп узды. “Шәһәр һәм республика хакимияте, предприятиеләр, төрле ведомстволар Универсиада тыныч, штат режимында узсын өчен зур эш башкарды, мөмкин булган сценарийларын эшләп чыгарды”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Мэр шулай ук Казанның 5 ел дәвамында, барлык детальләрне исәпкә алып, Уеннар үткәрүнең дөньякүләм тәҗрибәсен өйрәнгәнен билгеләде. “Җентекле әзерлеккә карамастан, көтелмәгән хәлләрнең барлыкка килү мөмкинлеге һәрвакыт бар, кирәк вакытта тиешле карар кабул итү зарур”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Универсиада Авылы Мэры Фәрит Габделганиев шуны билгеләп узды, Казанга килгән рәсми делегацияләр әгъзалары яшәү шартларыннан канәгать. “Делегация башлыклары белән ике очрашу уздырдык, алар ягыннан тәнкыйть сүзләре яңгырамады. Тренажер залының эш режимы яисә Универсиада Авылындагы транспорт җәдвәленә карата сораулар булды, әмма бу проблемага караганда, күбрәк теләк дип әйтер идем”, - дип өстәде Фәрит Габделганиев.
Хәзерге вакытка спортчылар һәм рәсми делегация әгъзалары яшәячәк Универсиада Авылына урнашу дәвам итә. Ярышларда катнашучылар 28-29 июньдә килеп урнаша башлады. Авылга 34 илдән 535 рәсми делегация әгъзасы килгән. “Барлык йортларга урнаштылар, студентлар кампусының төп рестораны һәм Халыкара мәгълүмати үзәген дә кертеп, барлык сервислары һәм хезмәтләре эшли”, - дип өстәде Фәрит Габделаганиев.
Исегезгә төшерәбез, Универсиада Авылының рәсми ачылышы 29-нчы июнь көнне булды. Студентлар кампусының мәйданы 53 га һәм 3 кластерлы 28 йортка бүленгән. Алар арасында тантаналар мәйданы, әләмнәр аллеясы, фонтан, баскетбол һәм волейбол өчен урам мәйданнары, шулай ук кече архитектура формалары белән бизәлгән ял итү зоналары урнашкан. Универсиада Авылында Уеннар дәвамында барлыгы 10 меңнән артык кеше яшәячәк.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Универсиадага әзерлек буенча шактый зур эш башкарылган, алда – аннан да кимрәк булмаган эш – Уеннарны үткәрү буенча зур эш көтә. “Барысы да икенчел механизмнар булмаган сәгать механизмы сыман эшләргә тиеш. Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында канашучыларда да, шәһәр халкында да, кунакларда да әлеге чара тәэсирләр калдырырга тиеш. Шул вакытта һәрбер кешенең йөрәгендә Универсиада уты һәм шундый чараның оештыручылары, шаһитлары булудан горурлык хисе булачак”, - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.