Иске Татар бистәсен торгызу проектының беренче этабы тәмамланып килә.
(KZN.RU, 1-нче июль). “Иске шәһәр – Старый город” территориясе префекты Линар Закиров бүген Казан Мэриясенең аппарат киңәшмәсендә Иске Татар бистәсенең торгызылган беренче өч кварталын төзекләндерүне тәмамлау хакында хәбәр итте. Шәһәр Мэры Илсур Метшин анда чәчәк белән бизәү бурычын куйды.
Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм “Иске шәһәр” префектурасы башкарган Иске Татар бистәсен торгызу проектының беренче этабы тәмамланып килә. “Иске шәһәр” префекты Линар Закиров хәбәр иткәнчә, әлеге этап кысаларында юл инфраструктурасы, яшел зоналарны төзекләндерү, кече архитектура формалары һәм урам дизайны элементларын куллану яңартылган.
Теләкләре булган һәркем дә бу көннәрдә Казанның борынгы Мәрҗани, Каюм Насыйри, Күнче, Сафьян, Фатыйх Кәрим һәм Зәйни Солтан урамнары белән чикләнгән Иске Татар бистәсенең яңартылган беренче өч кварталын күрә алачак.
Линар Закиров Каюм Насыйри урамын төзекләндерү турында һәм яр буена алып чыга торган Күнче җәяүле урамын торгызу хакында сөйләде. Каюм Насыйри урамында трамвай юллары сүтелгән, борт ташы алмаштырылган, клинкер брусчаткасын түшәү тәмамлана, XX гасыр башындагы үрнәкләргә охшатып ясалган яңа ут баганалары куелган.
Префект сүзләренә караганда, Күнче урамы шәһәрдә иң тар һәм кыска дип саналырга хокуклы. Аның озынлыгы 100 метр, ә иң тар җирендәге киңлеге – 3,5 метр. Яңартылган урамда тарихи архитектура элементлары урын алган: эскәмияләр, фонарь баганалары, борынгы стильдәге киң баскычлар, күн эшләнмәле һәм тиешле инструменты булган декоратив куышлар.
Линар Закиров хәбәр иткәнчә, машиналар йөрү өлешендә материал сайлаган вакытта тарихи объектларны саклау өстенлекле булды. “Шуңа күрә бетон һәм әлеге территориянең әһәмиятлен ассызыклап тора торган гранит плиткасы белән таш түшәү сайланды”, - дип билгеләде префект.
Хәзерге вакытта әлеге участокта 1,7 мең кв.м юл катламы алмаштырылган, 3,5 мең кв.метрга брусчатка җәелгән, 100 машина калдыру урыны формалаштырылган. “Иске Татар бистәсендәге эленеп торган электр тапшыру линияләрен бетерү – аерым бер казанышыбыз: кара эленеп торган тимерчыбыклар архитектура объектлары “йөзен” каплап тора иде. Барлыгы җир астына 5 км челтәр диярлек төшерелгән”, - дип билгеләде Линар Закиров.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Каюм Насыйри урамы буенча мондый дәрәҗәдәге масштаблы төзекләндерү эшләренә алынырга җыенмаган иде, төзекләндерелгән фасадлардан күперчәләрне төшергәнче әлеге урам аерым бер сорау тудырмый иде. “Матур фасадлар фонында урамның яңарту соралганы аңлашылды”. Мэр ТР Президентына төзекләндерүгә аерым акча бүлеп биргәне өчен рәхмәтен белдерде.
Бистәнең яшел зоналарына аерым игътибар бирелә. Проектны башкаручыларга 4 яңа шәһәр скверы өчен Татарстан ур. 7, Мәрҗани ур. 10-12, Насыйри ур. 7-9, Мәрҗани ур. 14 адреслары буенча территорияләр бүленеп бирелде. Скверларда ял итү зоналары каралган, эскәмияләр, урна, вандалларга каршы ут баганалары, декоратив коймалар урнаштырылган, төрле үсемлекләр һәм агачлар ярдәмендә яшелләндерү эшләре башкарылган, су сибү системасы оештырылган. Аларны төзекләндерүне подрядчы якын көннәргә планлаштыра.
Илсур Метшин торгызыла торган территориядәге яшел зоналарны чәчәк түтәлләре белән бизәргә кушты.
Мэр ассызыклап узганча, әлегә бу беренче адымнар гына, әмма җитештерелгән үзгәрешләр Иске Татар бистәсен торгызудагы ниятләр җитдилеген раслый. “Комплекслы якын килүебез мөһим – тулы бер кварталларны торгыздык, тәртипкә китерелмәгән торак фондны кертеп, бер генә бина да калмады. Аңлашыла ки, бөтен юлларны һәм йортларны 1-2 ел эчендә ремонтлап бетереп булмый, әмма иң мөһиме – ситуациядә кискен борылыш барлыкка килде, тарихи үзәктә биек йортлар төзергә, бигрәк тә һәйкәлләрне алып ату кебек уй беркем башында барлыкка да килми”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.