Универсиада көннәрендә куркынычсызлыкны 24 мең полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк
(KZN.RU, 1-нче июль). Универсиаданы үткәрү чорында Татарстан башкаласында тәртип саклауны 24 мең полиция хезмәткәре һәм ЭЭМ эчке гаскәрләрнең хәрбиләре тәэмин итәчәк.
Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә РФ ЭЭМ Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәргә Россиянең башка төбәкләреннән 9 мең эчке эшләр органнары хезмәткәре һәм ТР полициясенең башка бүлекләреннән 2,5 мең эчке эшләр органы хезмәткәрләре килгән.
2 атна дәвамында тәртип саклаучылар оператив штаб планы буенча чаралар үткәрәчәк. Ярышлар үткәрү урыннарыннан, Универсиада кунакларының яшәү урыннары һәм маршрутлары урыннарыннан 500 м радиуста булган теләсә нинди вакыйга эчке эшләр органнары тарафыннан контрольгә алына һәм барлык көчләр шуңа юнәлтелә.
Казан полициясе башлыгы сүзләренә караганда, Универсиаданы үткәрү көннәрендә көч структуралары хезмәткәрләренең гомуми саны 4 тапкыр арткан. Көндез урамнарда патрульлек итүне 220 артык патруль-пост хезмәте наряды, төнлә - 400-дән артык хезмәткәр тәэмин итәчәк. Юл-патруль хезмәте постлары 70-тән 300-гә кадәр арткан.
Универсиада объектларына тикшерү узганнан соң, билетлар һәм аккредитация бейджлары белән кереп булачак. В.Красильников белдергәнчә, беркем өчен искәрмәләр булмаячак.
Илсур Метшин билгеләп узганча, Универсиадада куркынычсызлык мәсьәләсе – төп мәсьәлә, шуңа күрә участковый яисә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең төрле тикшерүләрен аңлап кабул итәргә кирәк.