Тагы 42 мең зур агач көзен “Яшел рекорд” кысаларында утыртылачак, дип җиткерде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 1-нче июль). 2013 елгы Универсиада башкаласында яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча масштаблы эшләр төгәлләнеп килә. Язгы сезон башыннан алып Казанда 8 мең агач, 21 мең куак һәм 50 мең үсемлек утыртылган. Әлеге мәгълүматларны бүген шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат җыелышында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткерде.
Язгы-җәйге вакыт эчендә шәһәрдә зур күләмдә эшләр башкарылган, дип хәбәр итте И.Куляжев. 380 мең кв. метрдан артык мәйданда, шул исәптәп Болак ермагында, “Миллениум” күперенә керү урыннары янында, Оренбург тракты буенча, Сәлимҗанов, Вишневский, Павлюхин, Эсперанто, Гаврилов урамнарында газон җәелгән. Яшелләндерелгән мәйданнарда 57 км автоматик су сиптерү системасы урнаштырылган.
Павлюхин, Татарстан, Сул як Болак, Вишневский, Ершов урамнарында, Оренбург трактында, Ирек мәйданында, Г.Камал театры янында, елга портында, 1000 еллык паркта чәчәк түтәлләре утыртылган. Болак ермагы, Г.Камал исемендәге мәйданда, шулай ук Сәлимҗанов, Павлюхин, Эсперанто урамнарында һәм Оренбург трактында 1200 чәчәк кашполары эленгән.
“Шәһәрнең яңартылуын күреп эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә үзләренең офислары, кибетләре, кафе һәм рестораннарын төзекләндерәләр. Халык балконнарын, керү төркемнәрен һәм йортлары янындагы мәйданны чәчәкләр белән бизи. Яңартылган һәм төзекләндерелгән Казан Универсиадага бөтен шәһәр халкының казанышы булырга тиеш”, - дигән фикер җиткерде Казан Мэры Илсур Метшин.
Игорь Куляжев Болак ермагын яңартуны, быел Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә барлыкка килгән яңа “Истанбул” скверын, шәһәр фонтаннарының ремонтлануын да искә төшереп үтте. Аерым алганда, хәзерге вакытта Миславский урамының җәяүлеләр йөри торган өлешендәге фонтанны торгызу эшләре тәмамланып килә, ул коммуникацияләре тузу сәбәпле озак вакыт эшләмәде.
Язгы вакыт эчендә Казанны төзекләндерү һәм яшелләндерү нәтиҗәләре турындагы докладны тыңлаганнан соң, шәһәр башлыгы Универсиадага әзерлек кысаларында куелган норма, шул исәптән төзекләндерү өлкәсендә дә, шәһәр өчен бер тапкыр гына булган бәйрәм акциясе булып калмаска, ә гадәткә әйләнергә тиеш диде. “Газоннарның җәелүе, чәчәк түтәлләре урнаштырылуы, агачларның утыртылуы мөһим – бу бәйрәм алды бизәкләре түгел һәм аны чара тәмамланганнан соң төреп складка алып куймаячаклар. Бөтен нәрсә шәһәргә һәм шәһәрдә яшәүчеләргә калачак, бу байлыкны бөтенебез дә саклап һәм арттырып торсак, яхшы булыр иде”, - дип өстәде ул.
Илсур Метшин “Яшел шәһәр” проектын гамәлгә ашыру бу көздә дәвам итәчәклеген дип хәбәр итте. Зур агачларның чираттагы порциясе утыртылачак урамнар исемлеге инде әзерләнә. Исегезгә төшерәбез, пландагы 50 мең агачның быел 8 меңе утыртылган, төп басым көзен башкарылачак.