Ут эстафетасы соңгы этапта 12 чакрым дистанция үтәчәк.
(KZN.RU, 1-нче июль). Бу атнаның 5 июлендә Казанга Универсиада уты килеп җитәчәк. Икенче көнне 55 факел йөртүче Уеннарның төп символын Универсиада авылыннан КФУның төп бинасына кадәр 12 чакрымлы дистанция буенча алып киләчәк. Уеннар ачылышы тантанасына кадәр ут югары уку йортында сакланачак, дип хәбәр итте “XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 Башкарма комитеты”ның генераль директоры Игорь Сивов бүген Мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә.
Шәһәрнең төп урамнары буйлап ялкынлы факелны күтәреп бару бәхете танылган спортчыларга, Универсиада илчеләренә, күренекле артистларга һәм оештыру комитеты әгъзаларына елмаячак.
Игорь Сивов әйтүенчә, 2013 елгы Универсиада уты эстафетасы яшьләр Уеннары тарихында иң зурысы булып тора: гомумән алганда, утны 2013 факелчы алып барган, Уеннарның төп символы 359 көндә 104 мең чакрым юл үткән. “Бу – абсолют рекорд”, - диде И.Сивов.
Бүген Универсиада утын Татарстанның Алексеевск, Әлки, Спас районнарында яшәүчеләр күрәчәк. Россия эстафетасы этабында студентлар Уеннары символы Россиянең 70 шәһәрендә булды, 100 мең чакрым үтте. Хәзер ут Республиканың муниципаль берәмлекләре буенча сәяхәт кыла. “43 муниципаль берәмлек утны тасвирлы тамаша, салют белән каршы ала, кайбер шәһәрләрдә утны күрергә 50% халык чыга”, - дип хәбәр итте И.Сивов.
Исегезгә төшерәбез, утны Париждагы Сорбонна университетында кабызып җибәрделәр, анда 1923 елда тарихта беренче тапкыр Халыкара студентлар спорт уеннары узган иде. Универсиада утының дөньядагы иң эре баркта – “Седов” җилкәнле судносында дөнья тирәли сәяхәте тарихи мизгел булды. Бортында факел булган барк җилкәннәр астында 45 мең диңгез миле узды һәм бөек сәяхәтчеләр маршрутын кабатлады.
25-нче гыйнварда, Россия студентлары көнендә Универсиада утының Россиядәге этабы старт алды. 20-нче июньнән Универсиада уты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре буенча сәяхәтен башлады.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклап киткәнчә, һәр шәһәрдә Универсиада утын каршы алу җирле халык өчен уникаль вакыйга булып тора. “Бөтен җирдә утны беренче булып рәсми затлар, танылган спортчылар, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар каршы ала һәм барысы өчен дә бу зур бәйрәм. Ут бик зур юлны узды һәм без аны лаеклы каршы алырга тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.