Чыбыксыз Интернетка вокзал, Универсиада объектлары, шәһәр парклары, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, рестораннарда тоташып була.
(KZN.RU, 1-нче июль). “Казан-Арена” стадионында Интернет челтәренә 150 бушлай чыгу ноктасы урнаштырылган, ул Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарын үткәргәндә кәрәзле элемтәне сизелерлек дәрәҗәдә бушатырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Казан Башкарма комитеты Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин бүген Мэриядәге аппарат җыелышында хәбәр итте.
Ул Универсиадага әзерлек вакытында элемтә челтәрләрен һәм Интернетка чыгуны үстерүне модернизацияләүгә аеруча игътибар юнәлдерелгән булуы, шуңа күрә бөтен спорт объектлары да Универсиада вакыйгаларын онлайн режимда яктыртырга ярдәм итәчәк Wi-Fi радиояпкычлары белән тәэмин ителүен әйтте. “Түләүсез рәвештә чыгу сервисы белән спортчылар, делегация әгъзалары һәм техник хезмәтләр тәэмин ителәчәк. Бушлай Wi-Fi белән шулай ук “Казан” халыкара аэропорты, су һәм тимер юл вокзаллары, үзәк автовокзал да тәэмин ителгән”, - дип сөйләде Виталий Уткин.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләре буенча, Интернетка чыгу – бөтен дөньядан килгән кунакларны каршы алу өчен иң кирәкле шарт. “Лондонда узган Олимпиадада Wi-Fi да, 3G да эшләмәде һәм бу “таш гасыр” кебек кабул ителде”, - дип аңлатты шәһәр башлыгы. Хәзерге вакытта шәһәрдә телекоммуникация операторлары тарафыннан барлыкка китерелгән 350 бушлай Wi-Fi зонасы эшли, алар сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, кафе, рестораннарда бар. Шул рәвешле 2011 елның августында башланып киткән “Казан скверлары һәм паркларында бушлай интернет” проекты кысаларында Интернетка чыбыксыз чыгу сервисы 8 объектта эшли. Аларга Җиңү, Урицкий исемендәге, Меңьеллык, Петров исемендәге парклар, “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйдан, Сыртланов урамындагы балалар паркы, Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамындагы сквер һәм Эрмитаж бакчасы керә.