2013 елгы Уеннарга Казанда 15 кунакханә тапшырылыр дип көтелә.
(KZN.RU, 24-нче июнь). Инде якын ярада Татарстан башкаласының кунакханәләр фонды 2662 урынлы 1473 номерга артачак. Казан Универсиадага бай заманча кунакханә инфраструктурасы булдырды. Хәзер инде персонал әзерләүнең югары дәрәҗәсен булдыру һәм күрсәтелгән “йолдыз”ны туры килүе мөһим. Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә әнә шундый бурыч куйды. Ул Универсиаданың яңа кунакханәләрдәге ясалып бетмәгән әйберләрне гафу итәр өчен индульгенция булмаячагына басым ясады.
2013 елгы Универсиадага кунакларны кабул итү өлкәсендәге әзерлек турындагы доклад белән Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Иван Кадошников чыгыш ясады. Ул XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарына Казанда өстенлекле сегменты 3-4 йолдыз булган15 кунакханә (барлыгы 22 төзелә) эшли башлаячагы көтелгәнен хәбәр итте. Аларның номерлар фонды 2662 урынлы 1473 номерны тәшкил итә.
Бүгенгә 6 яңа кунакханә эксплуатациягә кертелгән һәм кунакларны кабул итә. Алар арасында Островский урамында урнашкан “Биләр” кунакханәсе ( 124 номер, 248 урын), биредә татар кухнясы рестораны урын алган. Овражная урамында “Пикассо” рестораны белән “Корона” кунакханәсе (38 номер, 84 урын), ресторанда утыру урыннары – 150, 35 урынлык конференц-залы бар. Мәрҗани урамындагы Иске Татар бистәсе үзәгенең ике катлы йортындагы “Татар Инн” кунакханәсе 53 номерга каралган (102 урын). Биредә 55 һәм 40 урынлык 2 конференц-зал, шулай ук 30 утыра торган урынлы лобби-бар бар. Бер үк исемле урамдагы “Мәскәү” кунакханәсе хәзерге вакытта беренче чиратта 36 номерга ачылган.
Шулай ук 2 хостел эшли: “Коммуна” (Париж Коммунасы урамында) 3 катлы бинаның мансартлы катында урнашкан (16 номер, 90 урын) һәм Зур Кызыл урамындагы 8 йортта урнашкан “Кремлин” хостеле (14 номер, 75 урын).
Иван Кадошников шулай ук дүрт төзелгән кунакханәдә сынау эшләре алып барылганлыгын хәбәр итте. Әлеге процедура Чернышевский урамындагы “Рамада” кунакханәсендә бара, ул Америка челтәре бренды астында төзелгән (157 номер, 205 урын). Кунакханәдә 116 урынлы ресторан, 300 урынлы конференц-зал һәм 50 машина куерлык урыны булган җир асты паркингы эшләп килә. Хәзерге вакытта бинаның фасады тулысынча эшләнгән, дип ачыклап китте И. Кадошников. 1,2,3,4,5 һәм 6-нчы катларда бөтен бизәү эшләре дә тәмамланган, номер комплектланган. Люстралар һәм ут яктырткычлар урнаштыру эшләрен 3-нче катта тәмамлап киләләр.
Яхин урамындагы 8 йортта урнашкан “Кристалл” кунакханәсендә электр урнаштыру, янгынга каршы һәм экологик куркынычсызлыгы буенча кисәтүләрне төзәтәләр. Кунакханәдә 5 кат, 161 номер һәм 322 урын, 80 урынлы ресторан, 38 машина кую урыны булган җир асты паркингы, конференц-зал бар. Бинаның фасады тулысынча ясалган, номерлар фонды комплектланган. Җир асты паркингында бизәкләү эшләре бар.
Чират буенча икенче торган “Корстон” кунакханәсенең рәсми ачылышы 4-нче июльгә каралган. Бина 211 номерга, 222 урынга каралган. Булган инфраструктурага өстәмә рәвештә кунакханәнең 25-нче катында ресторан, 601 урынлы 3 катлы җир асты паркингы төзелә. Төзелеш надзоры белгечләренең бөтен кисәтүләре дә төзәтелгән, диде И.Кадошников.
Җиңү Проспектындагы “Рубин” апарт-отелендә сынау уза. 12 катлы кунакханә торак йорт составында урнашкан, ул 70 номерга (90 урын) каралган. Биредә шулай ук 70 урынлы конференц зал да бар.
Калган 5 кунакханәдә соңгы эшләр һәм территорияне төзекләндерү эшләнелә, аларны 2013 елгы Универсиадага тәмамлау планлаштырыла. Алар арасында Эсперанто урамындагы “Давыдов” кунакханәсе (10 катлы бина, 72 номерга исәпләнгән, 120 урын, 150 урынлы рестораны, 100 һәм 50 урынлы 2 конференц залы бар), Декабристлар урамындагы “Релита” кунакханәсе (кунакханә офис-кунакханә үзәгендә урнашкан, 9 катлы, 150 номерга, 360 урынга исәпләнгән, 300 урынлы рестораны, 115, 50 һәм 15 урынлы кофе-брейк зоналары булган конференц-заллары, кунакханәдә шулай ук бассейнлы фитнес-зона, тренажер залы, спа зонасы һәм бильярд бар).
Оренбург трактындагы спортның су төрләре комплексы каршындагы кунакханә тибындагы тулай торакта биналарны бизәкләү эшләре бара (4 катлы кунакханә 93 номерга исәпләнгән, анда 205 урын бар). Шундый ук эшләр Ферма шоссесындагы кунакханә тибындагы тулай торакта да бара. 5 катлы кунакханә 72 номерга исәпләнгән, 168 урын, биредә шулай ук 70 урынлы конференц-зал һәм 30 урынлы ашханә бар.
Зорге урамындагы 66-нчы йортта урнашкан “Олимп” кунакханәсендә 3 сменада эшләү алып барыла. “Олимп” күпфункциялеле комплексы составындагы 14 катлы кунакханә 93 кунак номерларына исәпләнгән, анда 130 урын бар. Кунакханәдә 100 һәм 40 урынлы конференц-зал, 250 утыру урыны булган ресторан, 30 утыра торган урынлы лобби-бар да булдыру планлаштырыла. Бөтен эшләрне дә 1-нче июльгә тәмамлау һәм Универсиадага 48 номерны әзерләү каралган.
“Юл – төшке ашка кашык. Безгә Универсиадага кунакханәләр кирәк, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. – Тик Универсиада объектлар өчен аеруча да куркынычсызлык өлкәсендә тәртип бозуларына индульгенция булырга тиеш түгел”.
“Әгәр дә тапшырыласы объектларга карата тикшерү органнары тарафыннан кисәтүләр була икән – андый кунакханәләр алынмаячак һәм ачылмаячак”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. “Закон кырыс, аны сакламау бәясе кеше гомеренә тиң. Кунакханә Универсиадага кирәк дигән әләм астында бернинди йомшартулар да булмаячак. Бөтен кисәтүләр дә эшләнелеп бетәргә тиеш”, - диде И.Метшин.
Иван Кадошников сүзләренә караганда, шәһәрдә эшләп килә торган кунакханәләр белән зур күләмдә эш эшләнгән. Шәһәр районнары администрацияләре кунакханә җитәкчеләре белән хезмәттәшлек һәм предприятиеләрнең тышкы кыяфәтләрен кирәкле дәрәҗәгә җиткерүдә бергә эшләү турындагы килешүгә кул куйдылар. Төзелгән килешүләр буенча кунакханәләр фасадлар, вывескалар, керү төркемнәре, якындагы территорияне төзекләндерү, бинада эчке бизәкләү, бәдрәф бүлмәләрендә ремонт эшләре башкарылган, кунаклар мәгълүмат белән тәэмин ителгән (мәгълүмат такталары, хезмәт күрсәтү персоналы бейджлары, меню һәм бәяләр прейскуранты). Кунакханәләр шулай ук якындагы территорияне яшелләндерү эшләре башкарган һәм чәчәкләр утырткан.
Казанның кунакчыллык зоналарын яхшыртуга юнәлдерелгән мөһим чараларның берсе – “Гостеприимство. Перезагрузка” проекты, ул 2013 елда 9-нан 12-нче июньгә кадәр булды”, - дип җиткерде И.Кадошников. “Гостеприимство. Перезагрузка” - ул Казанның кунакханә объектлары җитәкчеләре һәм линейлы персоналларын хезмәт күрсәтү, сервис һәм клиентлар белән эшләү дәрәҗәсен арттыру өлкәсендә укыту программасы.
Хезмәт җитәкчеләре өчен укытулар дүрт юнәлеш буенча алып барылды: HR (персонал белән идарә итү), F&B (бар һәм ресторан хезмәте), Front Desk (кабул итү һәм урнаштыру хезмәте), Housekeeping (номер фондын эксплуатацияләү хезмәте). Линейлы персонал алдагы юнәлешләр буенча укыды: F&B (бар һәм ресторан хезмәте), Front Desk (кабул итү һәм урнаштыру хезмәте), Housekeeping (номер фондын эксплуатацияләү хезмәте). Кунакханә бизнесының меңнән артык хезмәткәрен укыту өчен, “Гостеприимство. Перезагрузка” программасы кысаларында Казанга Россиядәге кунакчыллык өлкәсенең алып баручы белгечләре - Ольга Якубенко, Вероника Скурихина, Екатерина Важенкова и Нелли Маврина чакырылды.
Илсур Метшин уздырылган тренингларның мөһимлеген искәртеп үтте. “Безнең кунакханәләрдә фасадлар эшләнгән, мрамор салынган, керү төркемнәре яхшыртылган, заманча җиһазлар һәм санузел урнаштырылган, бүгенгә төп мәсьәлә – персоналны әзерләү дәрәҗәсе”, - диде шәһәр башлыгы.
“Номерлар фонды бүген теләсә нинди зәвыкка һәм акча янчыгына туры килердәй. Барысы да бар. Кунакханәләрнең күрсәтелгән йолдызларына туры килүе мөһим”, - дип дәвам итте И.Метшин.
Ул шулай ук Татарстанда кунакчыллык белән беркайчан да проблемалар булмавын әйтте. “Кунакчыл булу –безнең канда”, -диде шәһәр башлыгы. “Стандарт формасын һәрбер кунакханәдә, хостелдә, тимер юл вокзалында, аэропортта һәм таксида урнаштырырга кирәк. “Казан – кунакчыл, ачык йөзле шәһәр, анда яңадан кайтасы киләчәк. Без бөтенебез дә нәкъ менә шундый нәтиҗә булырдай итеп эшләргә тиеш”, - дип йомгаклады И.Метшин.