(KZN.RU, 24-нче июнь). 5-нче июль көнне Казанда уникаль һәм озак көтелгән объектларның берсе – “Казан” комплексы ачылачак. Бу көнне Казансу елгасының яр буенда үзәкнең ачык мәйданында XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары уңаеннан бер үк вакытта 27 гаилә язылышачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.
Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары Казансу елгасының уң ягында уникаль объект төзелешен күптән күзәтә. “Архитекторлар уйлавынча, “Казан” Казанның метафорик образын чагылдыра”, диде А.Шәвәлиева.
“Казан” үз эченә күпләгән легендалар белән бәйле булган, төп урыннарның берсен казан алып торган Казанның метафорик образын ала. “Казан”ның беренчел идеясы танылган сынчы Даши Намдаковныкы.
Автор образы шәһәр тормышының чынбарлык һәм мифлар белән кайнаучы ялкынлы ут өстендәге зур казанны символлаштыра”, - дип дәвам итте.
Альбина Шәвәлиева шулай ук яңа комплексның эчке җиһазландыруы турында да сөйләде. Шулай итеп, түбән катта Идел буе Болгары традицияләрендә эшләнгән холл урнашкан. Югарырак Казан ханлыгы чорын күзәтергә була. Залда ислам өчен хас булган югарыга омтылган уклы аркалар бар. 18 м биеклекә бирегә килүчеләрне XIX гасыр Казаны каршылый. 2 зур тантана залы – алтын һәм көмеш – классик стильдә эшләнгән. Кече зал интерьерларда шәрык рухын җиткерә һәм милли традицияләрдә тантаналы чаралар үткәрү өчен билгеләнгән. “Моннан тыш бинада яшьләр, шулай ук аларның кунаклары өчен җайлы булсын өчен бар да бар. Бу – кияү белән кәләш бүлмәсе дә, котлаулар өчен бүлмә дә бар”, - диде шәһәрнең ГХАТ идарәсе башлыгы.
Комплексның үзенчәлеге булып, аның сүзләренә караганда, 32 метр биеклектә урнашкан күзәтү мәйданы торачак, моннан Казансу акваториясенә, борынгы Кремль һәм заманча Казанга матур күренеш ачыла.
“Казан”га сквер оештырылган, яр буе буйлап йөрү юллары салынган һәм 200-дән артык машинага исәпләнгән парковка оештырылган.
Альбина Шәвәлиева комплекс 5-нче июль көнне ачылачак, дип хәбәр итте. “Бу көнне без ачык мәйданда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уңаеннан бер үк вакытта 27 гаиләне теркибез”, - дип төгәллек кертте ул. Моннан соң залларның берсендә россиякүләм Гаилә, ярату һәм тугрылык көне уңаеннан “Ярату һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләү уза. Әлеге 12 гаилә җөмһүриятебезне Россия һәм дөньякүләм спорт аренасында таныткан һәм спортка мәхәббәтләрен балаларына тапшырган, дип аңлатты А.Шәвәлиева. Шулар арасында Житловлар, Деминнар, Колесниковлар, Мортазиннар һ.б. Моннан тыш бу көнне 60 ел бергә гаилә булып яшәгән “бриллиант” юбилярларны хөрмәтләячәкләр.
Шуны әйтергә кирәк, бүгенгә яңа комплексның исеме расланмаган әле. Аны “Казан” тантаналар үзәге” дип атарга тәкъдим ителә. “Татарча да, инглизчә дә матур яңгырый”, - диде Альбина Шәвәлиева.
Казан Мэры Илсур Метшин шундый билгеле комплекска исем биргәндә шәһәр халкы фикерен исәпкә алу мөһимлеген билгеләде. “Әйдәгез казанлылар белән киңәшләшәбез. Бер баш – яхшы, ә милллион - яхшырак”, - диде шәһәр башлыгы. Ул Казан Мэриясе сайтында, ММЧ һәм ГХАТның “кайнар линиясе”нә фикерләр җыюны оештырырга кирәк.
“Бүгенге көндә Универсиада безнең өчен беренче планда. Әмма шәһәр үз тормышы белән яшәүне дәвам итә. Һәм яңа тантаналар үзәге - шуңа әйбәт дәлил. Ачылуны мөмкин булган кадәр матур һәм тантаналы итеп оештыруны сорыйм”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Шәвәлиева шуны хәбәр итте, ел ахырына кадәр Муса Җәлил урамында урнашкан ГХАТ идарәсе үз эшчәнлеген бетерәчәк, шулай ук шәһәрнең Яңа Савин районы ГХАТы ябылачак. Ә инде 1-нче августтан Совет районының ГХАТ эшчәнлеге туктаячак. Иде буе һәм Киров районнары ГХАТлары, А.Шәвәлиева сүзләренә караганда, үз эшен дәвам итәчәк.