(KZN.RU, 22-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Иванович Линьков һәм аның тормыш иптәше белән очрашты. “Хәтер көнендә без сезгә үзебезнең рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерергә килдек”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Очрашуда шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, министр урынбасары – ТР Хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Казан буенча социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова катнашты.
Бу елның гыйнвар аенда 91 яшен тутырган Василий Иванович Мэрга сугыш еллары, тыныч вакытта эшләве, гаиләсе һәм шөгыльләре турында сөйләде.
Бөек Ватан сугышы башында, 1941 елның август аенда Василий Линьков Молотовтагы (хәзерге Пермь) Хәрби-диңгез авиация-техник училищесына җибәрелә. Аны тәмамлаганнан соң, 1942 елда ул Тыныч океан флотының хәрби-һава көчләре карамагына эләгә.
1945 елда Василий Иванович Япония белән сугышта катнашкан. Һава разведкаларында катнашкан, киләсе бомба ударлары өчен хәрби объектларны билгеләгән. 1947 елда Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрен бомбага тотканнан соң, В.Линьков самолеттан төшерелгән сурәтләр буенча шәһәрләрнең җимерелү дәрәҗәсен билгеләүдә катнашкан. Ветеранның бүләкләре бар.
Ветеран имеет множество наград.
“Теләсә нинди сугыш кебек Бөек Ватан сугышы Россия һәм аның халкына кайгы-хәсрәт, мохтаҗлык китерә. Әмма, Василий Иванович, сезнең кебек кешеләр аркасында авыр дүрт елны чыдап, фашистларны җиңүгә ирештек. Разведчиклар тапкан мәгълүматның төгәллеге һәм дөреслеге аеруча мөһим булган”, - дип билгеләде Мэр.
Василий Ивановичның тыныч тормыштагы белгечлеге – геолог. Ул озак еллар “Татнефтьразведка” трестының геолог-эзләү партиясе башлыгы булып эшли. Аның җитәкчелегендә Казан, Лениногорск, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга өчен нефть структураларының һәм төзелеш материалларының 40-тан артык чыганагы табылган. “Төрле биналар һәм корылмаларга караганда, һәр ташта – минем хезмәтем барлыгын аңлыйм”, - ди ветеран.
Василий Иванович тормыш иптәше Людмила Григорьевна белән ике бала тәрбияләп үстергән. Павел уллары гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ул – Мәскәү энергетика институтының профессоры. Татьяна кызлары Казанда яши, әтисе кебек геолог булып эшли. Василий Иванович һәм Людмила Григорьевнаның оныклары да, оныкчыклары да бар. Гаиләләрнең оешканына да 49 ел. “Кичә генә танышкан сыман”, - дип бүлеште ветеран.
Олы яшьтә булуларына карамастан, заманча технологияләрдән кулланалар. Людмила Григорьевна компьютер курсларында белем алып, хәзерге вакытта iPad нигезләренә төшенә. “Василий Иванович бернинди махсус курслар тәмамламады, әмма техниканы яхшырак аңлый”, - дип таныды ул. Бүген алар Мәскәүдә яшәгән балалар һәм оныклары белән Интернет челтәре аша аралашып торалар.
Василий Иванович тормыш иптәше белән поэзияне яраталар. Икесе дә еш кына ветераннар һәм яшьләр белән очрашуларда, кичәләрдә чыгыш ясаганнар, үз шигырьләреннән торган берничә шигырь җыентыгы чыгарганнар. Шигырь җыентыкларының берсе шәһәр башлыгына бүләк итеп тапшырылды.
Җавап итеп Казан Мэры ветераннар гаиләсенә кондиционер бүләк итте һәм гаиләнең шәһәр башлыгына нинди йомышлары булачагы турында сорады. “Йомышларыбыз юк. Безнең бар да әйбәт, - диде Людмила Григорьевна. – ТКХ җайлана, ишегалды төзекләндерелә”.
Очрашу ахырында Илсур Метшин ветеранга һәм аның гаиләсенә нык сәламәтлек теләде. “Универсиадага килегез һәм Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга телим”, - диде шәһәр башлыгы.