Ачылу тантанасында Р.Миңнеханов һәм И.Метшин катнашты.
(KZN.RU, 23-нче июнь). Бүген Танк боҗрасыннан алып Пушкин урамына кадәр булган яңа магистраль буенча яңа хәрәкәт ачылды. Озак көтелгән яңа юл шактый тыгыз Сәлимҗанов, Павлюхин һәм Оренбург тракты урамнарының дублеры булып торачак. Хәрәкәт ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың транспорт һәм спорт инфраструктурасының объектларын тикшерү барышында ачылды.
Җөмһүриятебез башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, җөмһүриятебезнең төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Татарстан Президенты һәм Казан Мэры символга ия булган “кирпич” знагын борды, бу исә шәһәрдәге транспорт инфраструктурасының иң эре объектларыннан булган объектның төзелеп бетүен аңлата.
Исегезгә төшерәбез, яңа юл Танк боҗрасындагы транспорт чишелешеннән башлана һәм Казан үзәгендә урнашкан Пушкин урамына килеп чыга. Магистраль буйлап Танк боҗрасында, Даурия - Әмәт магистрале, Тихомирнов-Эсперанто урамнарында транспорт чишелешләре төзелгән. Танк боҗрасындагы транспорт төене – иң масштаблы санала: эстакада ике биеклектә урнашкан. Оренбург тракты буенча уза торган төп 6 полосалы юл үткәгергечнең озынлыгы 264,8 метр тәшкил итә. Төп юнәлештән тыш Танк, 2-нче Тура һәм Тихомирнов урамнарына төшү урыннары каралган. Тихомирнов урамында хәрәкәт 6 полоса буенча, Танк урамында – 4, Тура урамы буенча 2 полосада оештырылган.
Эшлекле сәфәр барышында аның барлык катнашучылары Волейбол үзәгенең куркынычсызлык пунктында тикшерү узды – студентлар Уеннарының барлык спорт объектларында махсус үткәрү режимы эшли. Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлык пунктындагы техник чараларны карап чыкты, шулай ук полиция хезмәткәрләре белән аралашты. Аннан соң Татарстан Президенты Волейбол үзәген карады, Универсиадага әзерлеген бәяләде.
Студентлар Уеннары вакытында регби буенча ярышлар узачак “Тулпар” спорт комплексында Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов Россиянең регби буенча җыелма командасы өчен истәлек итеп тупта имзаларын калдырды.
Татарстан Президенты Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә булды, объектның ярышларга әзерлеген бәяләде. Биредә ул якында урнашкан футбол һәм җиңел атлетика стадионын Азино халкы караңгыда да спорт белән шөгыльләнә алырлык итеп яктыртуны йөкләде.
Гимнастика сараенда Рөстәм Миңнеханов сәнгать гимнастикасы өчен төп залда тавыш сыйфатын бәяләде. Элек биредә көчле кайтаваз булган, әмма төзүчеләрнең аерым бер төзәтүләреннән соң, тренерлар сүзләренә караганда, бу җитешсезлек бетерелгән. Татарстан Башлыгы сарайны Универсиададан соң төрле форумнар үткәрү өчен актив кулланырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңеханов Теннис академиясенең күнегүләр һәм ярыш кортларын карап чыкты, спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә булды. Биредә ул Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леоновка якын арада күптән түгел төзелгән отельдән файдалануны йөкләде – Татарстан Президенты сүзләренә караганда, шуның кадәр сыйфатлы объект мөмкин булган кадәр нәтиҗәле файдаланалырга тиеш.
“Баскет-холл”да булган вакытта ТР Милли банк рәисе, УНИКС баскетбол клубы президенты Евгений Богачев Рөстәм Миңнехановка әлеге спорт объектының Универсиада вакытында бик кирәк булачагы турында сөйләде – көн саен “Баскет-холл”ның ике аренасында 8-әр матч узачак.
ТР Президенты һәм эшлекле сәфәрнең башка катнашучылары Иске Татар бистәсен торгызу барышы, Меңъеллык мәйданын төзекләндерүне карадылар, Үзәк стадионда, “Рубин” стадионында һәм “КАИ-Олимп” спорт комплексында булдылар. Рөстәм Миңнеханов студентлар спорт комплексының югары дәрәҗәдә булуын билгеләде. “Күп кенә чит югары уку йортлары КАИның спорт комплексына көнләшә алыр иде”, - дип белдерде ул.
Бүгенге эшлекле сәфәрнең соңгы пункты булып пляж волейболы буенча ярышлар узачак Спортның су төрләре сарае янындагы мәйданчык булды. Биредә соңгы әзерлекләр бара: төзүчеләр трибуналарны күтәрә, полиция хезмәткәрләре тикшерү пунктларын әзерли.
Фоторепортаж
Видеорепортаж