(KZN.RU, 22-нче июнь). Универсиада Авылындагы төп ресторан эшен бүген Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында уза торган “Универсиаданың 4 көне” масштаблы өйрәтүләре кысаларында бәяләде.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Аппаратының җитәкчесе Денис Калинкин, Универсиада Авылы Мэры Фәрит Габделганиев, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының директор урынбасары Оксана Тубман, шулай ук “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова озата йөрде.
План буенча бүгенге көн 2013 елгы Универсиаданың башланган көне – 6-нчы июльгә тәңгәл. Бүген спорт объектларында тулы уен көне, Универсиада Авылының төп ресторанында дүрт тапкыр ашау һәм “Казан-Арена” стадионына Авылдан барып карау, катнашучылар парады, спортчылар урыннарына утырту һәм кире кайту тикшерелде. 22-нче июньнең кичке өлеше Универсиаданың ачылу тантанасын кабатлауга багышланган.
Универсиада Авылының төп рестораны өчен өйрәтүләр чын сынау булып тора. Үз эченә иртәнге, көндезге һәм кичке ашны алган “зур дегустация”дә бүген 8 мең кеше катнаша. Килүчеләрне ресторанга кадәр тавышсыз электромобильләр итәләр, әлеге транспорт төре Авылдагы торак корпуслар белән ресторан арасында һәрдаим йөреп тора.
Илсур Метшин билгеләп узганча, Авылның төп рестораны тулысынча халыкара туклану стандартларына туры килә. Биредә дөньякүләм тәҗрибә исәпкә алынган, иң яхшы белгечләр җәлеп ителгән. “Биредәге дәрәҗәнең югары икәнен күрәбез. Иң мөһиме – бирегә килүчеләргә ресторанда ошарга тиеш, халык тук һәм канәгать калырга тиеш”, - дип шәрехләде И.Метшин.
“Дөньякүләм җыелма команда составларында киләчәк спортчылар биредә тиз җайлаша алачак, чөнки биредә барысы да халыкара стандарт буенча эшләнгән, бар да аңлашыла һәм җайлы. Ризыкны әзерләү технологиясенә, җиһазга, персоналга килгәндә, биредә бар да штат режимында эшли һәм туклану буенча Универсиада көннәренә тулы әзерлек”, - дип өстәде Мэр.
Универсиаданың төп рестораны 3,5 мең урынга исәпләнгән, ул 9 мең кеше кабул итә ала. Ресторан территориясенең мәйданы Россиядәге иң масштаблыларның берсе – 12,5 мең кв.м.
Оксана Тубман журналистларга хәбәр иткәнчә, Уеннар көннәрендә ресторан көн дәвамында иртәнге 5-тән алып төнге 2-гә кадәр ачык була. Төп кухня төнге 2-дә ябылачак, ә хәләл секциясе тагын 1,5 сәгать эшләячәк. Бу махсус изге Рамазан аенда ураза тотучылар өчен эшләнә.
Тулаем алганда, ресторан тәнәфессез эшләячәк. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ресторанда 5 төрле кухня ризыгы, шул исәптән, Европа, милли (татар һәм рус), Азия, вегетариан кухнялары, шулай ук хәләл стандартларына туры китерелгән ризык булачак.
Ресторанда салкын ашамлыклар һәм салатларның берничә төре, кайнар ризык, гарнир, шулай ук камыр ризыклары, десерт, җиләк-җимеш булачак. Моннан тыш, ресторан территориясендә “Макдональдс” эшләячәк.
Уеннарга тулаем алганда әзерлек турында сөйләгәндә, шәһәр башлыгы Казан Универсиадага 100%-ка әзер, дип билгеләде. “Һичшиксез, төзекләндерү буенча кайбер эшләр бар: каядыр газонны төзәтеп җибәрергә кирәк, каядыр агач утыртырга, аерым урыннарда берничә квадрат метр юлга асфальт салырга. Әмма тулаем алганда, спорт объектлары Универсиадага әзер генә түгел, тест ярышлары да үткәрелде аларда. Универсиаданы нык коралланган хәлдә каршылыйбыз. ФИСУ комиссиясе Уеннарга әзерлегебезне раслый”, - дип ассызыклады Мэр.