(KZN.RU, 20-нче июнь). Бүген“Казан” халыкара аэропортында яңа очып китү-очып төшү полосасын һәм реконструкцияләнгән пассажир перронын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук Һава торанспортының федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Махов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
“Казан” аэропортының яссылык корылмаларын реконструкцияләү 2011 елда Универсиадага әзерлек кысаларында башлап җибәрелгән иде. Эшләрне финанслау “Россия транспорт системасын үстерү (2010-2020 еллар)” федераль максатчан программасы буенча гамәлгә ашырылды һәм эшләрнең гомуми хакы 4,5 млрд сум тәшкил итте.
Аэропортның соңгы елларда файдаланылмый торган иске очып китү-очып төшү полосасы озынайтылды һәм киңәйтелде: хәзер, озынлыгы – 3750 м һәм киңлеге 60 м булган килеш, ул иң эре һава судноларын, хәтта А380 очкычларын да кабул итә ала. Хәзер файдаланыла торган очып китү-очып төшү полосасы элек җитешмәгән магистраль руль юлы ролен үтәячәк, бу полосаның үткәрүчәнлеген арттырачак.
2030 елга кадәр аэропорт аша үтүче пассажирлар саны арту фаразы нигезендә пассажир перроны да шактый киңәйтелде, аның мәйданы хәзер 164мең квадрат метр тәшкил итә. Шулай ук кушучы руль юллары да реконструкцияләнде, чистарту корылмалары, дренаж челтәре төзелде, очып төшү, һава хәрхкәтенә идарә итү чаралары һәм яктылык белән сигнал бирү җайланмалары алмаштырылды.
Бүген яңа перроннан һәм яңа полосадан беренче техник рейс ясалды. А319 пассажир самолеты бортына төзүчеләр, журналистлар һәм реконструкция өчен җаваплы оешмалар җитәкчеләре күтәрелде. Аэропортны очып узгач самолет яңа полосага бик җайлы төшеп утырды. Трап янында пассажирларны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов каршы алды. Тантанадагы чыгышында ТР Президенты ассызыклады: "Казан" аэропортын модернизацияләү ахырына якынлаша - төзекләндерелгән терминал 1 генә ачасы калды. Рөстәм Миңнеханов модернизацияләү барышында яңа терминал 1А, интермодаль пассажирлар йөртү һәм йөк ташу линиясе төзелгәне турында искә төшерде. «Бездә яңа аэропорт комплексы булдырылды, һәм аның нигезе - яңа полоса», - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Ул Россия Хөкүмәтенә һәм РФ транспорт министрлыгына аэропортны Универсиадага хәтле (ФПҮ планлаштырыган сроктан ике ел алдан) төзекләндерергә хәл иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Росавиация, проетлаучыларга һәм төзүчеләргә дә рәхмәтен әйтте, дип хәбәр ТР Президентының матбугат хезмәте.
«Аэропортта пассажирлар агымы елына 1,5 миллионнан артты, ә көчләр бездә 2,4-2,5 миллионга җитәрлек бар инде. Аэропорт – бу бик кирәкле һәм мөһим объект», - дип саный Р.Миңнеханов.
Ул яссылык корылмаларын реконструкцияләүдә катнашкан республика төзүчеләренә бүләкләр тапшырды.
Катнашучыларга котлау сүзе белән шулай ук Һава торанспортының федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Махов та мөрәҗәгать итте. «Ниһаять Казан үзенә тиң башкала дәрәҗәсендәге капкага ия булды, - дип белдерде К.Махов. – Модернизацияләнгән аэропорт барлык заманча таләрләргә дә җавап бирә һәм бөтен һава очкычларын кабул итә ала».
Тантанадан соң журналистларга биргән интервьюда ТР юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин аэропорт мастер-планы тагын 2 терминал төзүне күз алдында тота, бу елына 5-6 млн. пассажир кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк дип әйтте. Министр сүзләренчә, проектның бу өлеше ихтыяҗ булса гына, гамәлгә ашырылачак.
Фоторепортаж