Казан Мэры тарихи бинаның әзер диярлек булган фасадын карап чыкты.
(KZN.RU, 20-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин чираттагы тапкыр “Казан” кунакханә-сәүдә комплексында барган реставрация һәм төзелеш эшләр барышын тикшереп чыкты. Шундый билгеле объектларны торгызу аркасында шәһәрнең тарихи үзәген икенче тормыш көтә, дип саный шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, архитектор-реставратор, “Казан” кунакханә-сәүдә комплексын рестраврацияләү проектының авторы Ирина Аксенова, бина милекчеләре һәм объектны торгызган подрядчы оешмаларның вәкилләре озата йөрде.
“Реставратор һәм инвесторларга башкарылган эш өчен рәхмәтемне белдерәм. Шуны танырга кирәк, әле күптән түгел генә тарихи үзәк Татарстан Республикасы җитәкчелеген үзәкне торгызу мәсьәләсенә алынырга мәҗбүр иткән, хафага төшерә торган хәлдә иде. Фукс йорты һәм “Казан” кунакханәсе кебек биналарны торгызган аркада, без шәһәрдәге тарихи үзәкнең икенче тууын күзәтә алабыз. Шундый билгеле объектларны Универсиада башланганчы яңарта алуыбызга шатмын. Хәзер инде халкыбыз һәм Татарстан башкаласы кунаклары “Казан” кунаханәсенең элеккеге матурлыгына соклана ала”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Объект шактый начар хәлдә иде. Соңгы мизгелгә кадәр стенаның калган өлешен югалту куркынычы бар иде, шуңа күрә гөмбәзле колонналарны саклап калу өчен стена һәм нигезне өстәмә ныгытырга туры килде. Ә бу исә шактый икътисади һәм кеше ресурсын таләп итә. Шуңа өстәп, чикләнгән срок, ә реставрация эшенең үз технологияләре: иң элек объектны дәваларга кирәк, аннары гына бәйрәм күлмәге кидерелә. Шуңа күрә гадәттән тыш тырышлык кирәк булды. Әмма инвесторларга тиешлесен бирергә кирәк – алар вакытында эшләп калмыйча, тирә-якны торгыздылар, шулай итеп, “Казан” кунакханәсе туган мохитендә урнашты”, - дип сөйләде Ирина Аксенова.
Заказ бирүче компания “Маяк-Инвест” ҖЧҖ директоры Рөстәм Сөләйманов Мэрга барлык эшләр тәмамланганнан соң бинаның күп функцияле булачагы турында сөйләде. Батурин, Чернышевский һәм Җәлил урамнары ягыннан подвалда һәм беренче катта сәүдә бүлмәләре, ә югары катларында – торак урнашачак. Просоюз урамы ягыннан офислар урнаша. График нигезендә объектта барлык эшләр тулысынча 2013 елның май аена тәмамланырга тиеш.
Фасадта эшләр, заказ бирүче сүзләренә караганда, 26-нчы июньгә әзер, ә территорияне төзекләндерү эшләре 1-нче июльгә әзер булачак.
Исегезгә төшерәбез, “Казан” кунакханәсенә яисә “Казан подворьесы”на ике гасыр диярлек. Кайчандыр биредә Владимир Маяковский, Алексей Горький, А.Н.Толстой, А.В.Луначарский һәм башка танылган шәхесләр туктаган.
1835 елда архитектор Фома Петонди Большая Проломная урамы буенча берничә күрше бинаны берләштергән. Шулай итеп кунакханә номерлары, кибетләре, басмаханәсе, трактир, тегү, итек төзәтү остаханәсе һәм цирюльнясы белән Мельниковның табыш йорты барлыкка килә. 1842 елда табыш йорты тулысынча диярлек яна. Бинаны торгызуда кабат Фома Петонди катнаша. Шуның белән бергә бина яңа исемле була – “Казанское подворье” дип атала башлый. XX гасыр башында бинаны сәүдәгәр Павел Щетинкин сатып ала. Шуннан соң 4-нче кат төзелә, мөсафирханә күршедәге бина тоташып, тагын да зурая, ә исеме “Казан” кунакханәсе”нә үзгәрә.
“Казанское подворье” бинасы федераль дәрәҗәге мәдәни мирас объекты булып санала.