(KZN.RU, 20-нче июнь). Кичә Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан мөфтие, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин белән бергә Иске Татар бистәсен реконструкцияләү һәм төзекләндерү барышы белән танышты.
Шәһәр башлыгы һәм мөфтине Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, “Иске шәһәр” территориясе префекты Линар Закиров озата йөрде. Киңәшмәдә катнашучылар Каюм Насыйри урамында урнашкан объектларны карап чыкты.
Иске Татар бистәсендәге төзекләндерү эшләре тулы көчкә бара. Каюм Насыйри урамында трамвай юллары алынган, шулай ук юллар һәм тротуарлардагы катлам алынган. Бу урамда яңа 8 метрлы “борынгы” җайга ясалган ут баганасы урнаштыру планлаштырыла, ә тротуарларда клинкер брусчаткасының 4 төрен җәю ниятләнә. Мәрҗани мәчете янында уникаль мөселман комплексы булдырылган, ә мәчетнең үзендә реставрация эшләре дәвам итә.
Шуны әйтергә кирәк, шәһәр башлыгы Казан өчен билгеле булган әлеге территорияне көн саен карап чыга.
Исегезгә төшерәбез, Иске Татар бистәсен төзекләндерү концепциясе “Иске шәһәр” префектурасы хезмәткәрләре белән берлектә иҗат төркеме һәм Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан башкарылган һәм май башында тәкъдим ителгән. Татарстан, Каюм Насыйри, Сафьян һәм Мәрҗани урамнары белән чикләнгән өч кварталны төзекләндерү буенча беренче этап Универсиадага тәмамланачак. Әлеге максатка ТР Президенты тарафыннан өстәмә акча бүлеп бирелгән.