Илсур Метшин Казанның борынгы мәктәпләренең берсендә барган капиталь ремонтны карап кайтты.
(KZN.RU, 19-нчы июнь). Шәһәрдәге борынгы мәктәпләрнең берсе – Казанның Вахитов районындагы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 80-нче татар-рус урта мәктәбе – уку йортларына капиталь ремтонт ясау программасы лидерлары санында. Биредә планлаштырылган эшләрнең 60% башкарылган. Мәктәпнең торышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Шәһәр башлыгы бинаның фасадын, керү төркемен, методик кабинетны, уку бүлмәләрен, спорт залын, шулай ук киләчәктә футбол кыры булачак мәйданчыкны карады.
Бер өлеше – 1935 елда, ә икенчесе 1978 елда төзелгән мәгариф учреждениесендә, мәктәп директоры Марс Зиннуров сүзләренә караганда, бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән, бары тик 2001 елда гына мәтәпнең беренче каты яңартылган.
Шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин мәктәптә республика программасында каралган тулы комплекслы эш барганлыгын хәбәр итте: түбәне, санүзәкләрне ремонтлау, тәрәзәләрне, керү төркемнәрен, эчке ишекләрне, су белән тәэмин итү системаларын һәм канализацияләрне алмаштыру.
Мэрны ышандырганча, түбән ремонты – 78%-ка, санүзәк – 35%-ка, тәрәзәләрне алмаштыру – 81%-ка, керү төркеме – 28%-ка, эчке ишекләр – 28%-ка, үзәк җылыту – 10%-ка, фасадны ремонтлау – 18%-ка, электр чыбыкларын алмаштыру 70%-ка башкарылган.
Республика бюджетыннан ремонт өчен – 35 миллион, шәһәр бюджетыннан 5 миллионлап акча бүленгән. Иганәчеләрдән килгән 500 меңләп акча кабинетларны ремонтлау өчен өстәмә тотылачак. Илсур Метшин шулай ук мәктәп коймаларын алмаштырырга акча бүленәчәк дип ышандырды.
Мэр мәктәп директорын мәктәп яны территориясен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү сөенече белән дә шатландырды. Биредә яңа футбол кыры, воркаут белән шөгыльләнер өчен спорт мәйданчыгы, шулай ук стритбол уйнар өчен мәйданчык барлыкка киләчәк. Бу елда Казанга, берничә мәктәп стадионын тиешле җиһазлар белән тәэмин итәр өчен, республика бюджетыннан акча бүленгән. “Районда кеше күп, балалар да күп һәм борынгы мәктәп яхшы традицияләрне саклый. Бер мәйданчыкны сезгә бүлеп бирәчәкбез. Биредә белем алу гына түгел, мәктәптән тыш тормыш та кайнап торырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, бу елда капиталь ремонт Казанның 19 мәктәбендә үткәрелә, аларның барысының да төзелүләренә 30 елдан артык вакыт үткән. Бүгенге көндә Казан мәктәпләренә капиталь ремонт ясау республика программасы уртача алганда 36%-ка үтәлгән.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бу елда капиталь ремонт аркасында шәһәрнең 12 мең мәктәп укучысы өчен белем алу шартлары яхшырачак, тулаем алганда программаны 2 ел тормышка ашырган вакытта 63 мәктәп ремонтланачак.