Пассажир автобусларының газлы мотор ягулыгын куллануга күчүләре транспорт инфраструктурасы модернизациясенең чираттагы этабы булып тора.
(KZN.RU, 17-нче июн). Соңгы елларда җәмәгать транспортлары үсешендә Казан зур адым ясады. Универсиада алдыннан булган бөтен уңай үзгәрешләр дә Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең көндәлек тормышында нормага әйләнергә тиеш. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында Татарстан башкаласында җәмәгать транспортлары хәрәкәте схемасы оптимизацияләнде, юл-хәрәкәт челтәрендә масштаблы реконструкцияләр тәмамланып килә, транспорт паркында яңартылу бара, яңа тукталыш павильоннары урнаштырыла, тармакка заманча мәгълүмат технологияләре кертелә.
Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков Казанда яңа метрополитен станцияләре ачылуга 6 яңа “Русич” поездлары сатып алынганлыгын җиткерде, алар үзләрен уңай яктан күрсәткәннәр. Бүген “Метроэлектротранс” МУП паркында 9 “Русич” һәм 5 “Вагонмаш” поезды бар.
Илсур Метшин, яңа станцияләрне ачкач, Казан җир астында пассажирлар агымы никадәр артуы белән кызыксынды. “Метроэлектротранс” җитәкчесе Әсфән Галәвев җиткерүенчә, үсеш 40% чамасын тәшкил итә. “Элек без көнгә 80 меңгә кадәр пассажир йөртә идек, ә яңа станцияләр ачылганнан соң – 140 меңгә кадәр. Хәзер отпуск яллары вакытында, студентлар һәм мәктәп укучылары булмаган вакытта без көненә 100-105 мең кеше йөртәбез”, - диде ул.
“Яңа метро станцияләре ачылу Авиатөзелеш районындагы транспорт мөмкинлекләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга булышты. Бүген анда яшәүчеләр шәһәрнең икенче башына 20 минуттан әз генә артыграк вакыт эчендә барып җитә ала. Без районда балалар бакчалары, мәктәпләр, “Триумф” спорткомплексы төзедек, төзекләндерү эшләре алып барабыз – хәзер инде ул шәһәрнең эшче чите түгел”, - диде Илсур Метшин.
Җир өсте транспортларын яңарту дәвам итә. “Узган ел ахырыннан Казанга 460-тан артык яңа автобуслар китертелде. Аларның 391-е “НефАЗ” һәм “МАЗ-103”лар - күп сыйдырышлы, шулай ук уртача сыйдырышлы” МАЗ-206” һәм “ПАЗ 3237” маркаларыннан 70 автобус. Шулай итеп, шәһәрдә эшләүче автобусларның яртысыннан күбрәге (бүгенге көнгә Казан автопаркында 967 автобус исәпләнә) – яңалар, шул исәптән алар бөтенесе дә диярлек түбән идәнле, яңартылган техник һәм эксплуатация бәяләмәләре бар”, - диде Айдар Габделхаков.
Яңа трамвай һәм троллейбусларга килгәндә, хәрәкәт составын яңартуны субсидияләштерү федераль программасы буенча сатып алынган 30 “Тролза-5275.03” троллейбусы инде линиядә эшли, дип хәбәр итте докладчы. Алар заман таләпләренә җавап бирә, аерым алганда, инвалидлар өчен артка китә торган аппарельләре, машина йөртүче кабинасында сыеккристаллик экран, анда 4 видеокамерадан мәгълүмат бирелә, һәм башка яңартылган әйберләр бар. Өч секцияле югары тизлектәге бәяләмәләре булган яңа заман трамвайларын китерү дәвам итә. 20-дән 5-се Казанга китерелгән, аның берсе инде 5-нче номерлы “Тимер юл вокзалы – “Кояшлы шәһәр” микрорайоны” яңа трамвай маршрутында эшли.
“Моннан тыш, 5-нче трамвай маршрутында шәһәргә китерелгән яңа бер секцияле трамвайларның алтысыннан дүртесе эшли, алар да хәрәкәт составын яңартуны субсидияләштерү федераль программасы буенча 10 данә күләмендә сатып алына”, - дип хәбәр итте Транспорт буенча комитет рәисе.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Казанның иң озын трамвай маршрутларындагы 33 тукталышны электрон мәгълүмат таблолары белән җиһазландыру бара. Алар реаль вакыт режимында трамвай килүнең төгәл вакытын билгеләргә мөмкинлек бирә, ә көтелмәгән очраклар килеп чыккан вакытта тоткарлану вакытын хәбәр итә.
“Мәгълүмат таблосы – мөһим сервис, ул трамвайның танылуын арттыра алачак. Вагонның килеп җитү вакытын исәпли алу бик яхшы. Безнең әле Киров һәм өченче транспорт дамбасы буенча трамвайларның киртәләрсез хәрәкәт итү мәсьәләләре калды, тик, гомумән алганда, шәһәр буенча без аеручы полосаларны ясадык”, - диде Казан Мэры.
Илсур Метшин җир өсте транспортының хәрәкәт составын яңарту белән беррәттән транспортта реклама урнаштыру мәсьәләләрен карауга да игътибарны юнәлтте. Аерым алганда, шәһәр башлыгы рекламаларның кайчакта тәрәзәләргә ябыштырып куелганлыгын әйтте.
“Транспорт тәрәзәләреннән шәһәр күренеп торырга тиеш, ә реклама түгел. Реклама – бөтен дөнья буенча прогрессны хәрәкәткә китерүче. Тик бизәлгән автобусларга һәм троллейбусларга кисәтүләр бүтән булмасын өчен, бердәй стандартларны кабул итәргә кирәк. Яңа машиналарда тышкы яктан бернинди дә реклама булмасын”, - диде Казан Мэры.
“Җәмәгать транспортлары үсеше – һичшиксез безнең өстенлек. Бер ел эчендә автобуслар паркын алыштырган, ә биш елдан аларның яңасын яңарткан башка бернинди дә шәһәр юк. Киләсе адым хезмәт күрсәтү культурасын арттыру һәм бензинга караганда экологик яктан чистарак булган, газлы мотор ягулыгын куллану булырга тиеш. Әлеге юнәлештә зур эшләр көтелә, бу бит транспорт инфраструктурасында эволюция. Яңа ягулык станцияләре кирәк, предприятие паркларын яңартырга, ә бу башка куркынычсызлык техникасы һәм техник хезмәт күрсәтү мәсьәләләре дигән сүз. Күп әйберләрне без беренчеләрдән булып эшлибез, шуңа күрә үрнәк булырга тиешбез. Ярый әле, Россия транспорт Министрлыгы һәм безнең республика Хөкүмәте ярдәме бар”, - диде Илсур Метшин.
“Гомумән алганда, без җәмәгать транспорты үсешендә һәм яңартылышында зур адым ясадык. Аларны без Универсиадада кулланачакбыз, алар Казанның көнкүреш тормышында нормага әйләнергә тиеш. Шул ук вакытта, без бөтен машина йөртүчеләрне дә җәмәгать транспорты полосалары кагыйдәләрен сакларга өйрәтергә тиешбез, бу – изгеләрнең изгесе. Әлеге полосага кергән өчен каты җәза бирелергә тиеш. Әлеге чара – бөкеләр белән көрәштә беренче, дөньяның бөтен алга киткән шәһәрләре дә әлеге практика аша узган. Бездә дә җәмәгать транспорты кулланырга теләүчеләр саны артыр дип ышанабыз”, - дип йомгаклады Казан Мэры.