Вице-премьерны ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
(KZN.RU, 18-нче июнь). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец үзенең Казанга эш визиты кысаларында 7-нче шәһәр клиник сырхауханәсендә, Республика онкология диспансерында һәм 44-нче балалар бакчасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Меридианная урамындагы 44-нче катнаш төрдәге балалар бакчасында Ольга Голодец бәләкәчләр белән аралашты, балалар өчен булдырылган шартларны югары бәяләде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 1950 балалар бакчасы бар, аларда 188 мең бала тәрбияләнә. 2011 елда “Бәләкәч” республика программасы буенча Татарстан Республикасындагы балалар бакчаларында 13 меңләп яңа урын булдырылган, бу максатларга Татарстан бюджетыннан 3,2 млрд сум акча бирелгән. Республикада 28 хосусый балалар бакчасы да эшли, аларга 2 меңләп бала йөри.
Энгель Фәттахов әйткәнчә, Татарстан һәм Россия Федерациясе бюджетлары акчалары исәбеннән Татарстанның балалар бакчалары төзү буенча федераль программада катнашуы кысаларында 2015 ел азагына кадәр республикада 30 мең урын булдырылачак, бу 3 яше тулган балаларны тулысынча бакчаларга урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Ольга Голодец үз чиратында хәбәр иткәнчә, бирелгән федераль акчаларны уңышлы кулланган очракта регионнар барлык акчаларны да билгеләнгән срогыннан алдарак алырга өметләнә ала. Шуның белән бәйле рәвештә РФ вице-премьеры Татарстан җитәкчелеген балалар бакчаларын актив төзергә әзер булырга чакырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.
Моннан тыш, Ольга Голодец сүзләренчә, балалар бакчаларын төзегәндә яшь ярымнан алып 3 яшькә кадәрге балаларга да игътибар итәргә кирәк.
7-нче шәһәр клиник сырхауханәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьерына өр-яңа Ашыгыч медицина үзәге күрсәтелде. Ул эшләп килә торган сырхауханәләр базасында оештырылган һәм яңа бинаның 12-нче катында урнашкан, заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган. Ольга Голодецка кабул итү-диагностика, операцияләр, реанимация, неврология бүлекчәләре дә күрсәтелде, аннары кунаклар вертолет мәйданчыгына менделәр.
Ашыгыч ярдәм машиналары Казанның теләсә кайсы почмагыннан күп дигәндә 22 минут эчендә килеп җитәләр. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пациентларны ераграк урыннардан китереп җиткерү өчен, санитар авиацияне үстерергә кирәк – шөкер, республикада вертолет мәйданчыклары челтәре үсеш алган. Әмма моның өчен, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, федераль үзәк ярдәме таләп ителә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Ольга Голодецка республиканың сәламәтлек саклау системасы, бу өлкәдә дәүләт-хосусый партнерлык үсеше турында сөйләде. Ул вице-премьерга Азинодагы эре балалар поликлинакасын җиһазландыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Министр сүзләренә караганда, яңа бина инде әзер диярдек, бары тик кирәкле җиһазлар гына булдырасы калган.
Сырхауханәгә визит азагында Ольга Голодец һәм Рөстәм Миңнеханов табиблар һәм пациентлар белән очрашты.