(KZN.RU, 24-нче июнь). Бүген Казанда Чистай урамында иң эре күпкатлы автомобиль паркингы эшли башлады. Ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты, шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТХК министры Ирек Фәйзуллин да катнаштылар.
1205 машина урыны булган күпкатлы паркингны "Татнефть" компаниясе төзегән. Ул "Татнефть-арена" спорт сарае янындагы территорияне бушатырга юнәлдерелгән, машина кую урыныннан сарай капланган юл белән бәйле. Паркингның гомуми мәйданы - 19 мең квадрат метрдан артык.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында яңа паркинг ачылуын Универсиада алдыннан Казанга бик зур бүләк булганын әйтте. "Шәһәрдә пробкалар мәсьәләсе системалы рәвештә хәл ителәләр - яңа юл чишелешләре, паркинглар ачыла, ә бүген без Казанда яңа иң эре паркинг ачабыз", - дип белдерде ТР Президенты.
Ул "Татнефть" ААҖ һәм шәхсән генераль директор Шәфәгать Тәхаветдиновка рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов проектлаучыларга, төзүчеләргә һәм шәһәр җитәкчелегенә дә рәхмәт сүзләрен әйтте.
"Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов үз чиратында яңа паркинг ачылуы "Ак Барс" хоккей командасы катнашындагы матчларга күбрәк кешеләр йөрүенә тәэсир итәр дип өметләнүен әйтте.
Паркинг ачылуны беренче автомобильләрнең керүе символлаштырды. Шуннан кунаклар яңа комплексның эченнән йөреп чыктылар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Видеорепортаж