Башкарма комитетта “Универсиаданың 4 көне” масштаблы өйрәтүләренә нәтиҗәләр чыгарылды.
(KZN.RU, 24-нче июнь). 2013 елгы Универсиада алдыннан оештырылган өйрәтүләр тәҗрибәсендә Уеннарда хезмәт күрсәтүче персоналлар дөрес карарлар кабул итәргә һәм көтелмәгән ситуацияләр вакытында югалып калмаска өйрәнергә тиеш. Бүген бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Без әзерлекнең финиш сызыгына чыктык. Бу атнада волонтерларны урнаштырабыз һәм Универсиада Авылын ачабыз. Атна ахырында мөһим өйрәтүләр узды, алар ярдәмендә Универсиаданың иң кызган чагында кулланылачак сервис хезмәте, шулай ук ачылыш тантанасында катнашучыларны “Казан-Арена” стадионына җиткерү транспортировкасы сыналып каралды. Барлык өйрәтүләр нәтиҗәләре буенча, без штаб җыябыз һәм барлык киткән кимчелек-хаталарны өйрәнәбез”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Казан-2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесе урынбасары, Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарының башкарма директоры Игорь Сивов 21-нче июньдәге өйрәтүләр сәгать 10.00-да башланганлыгын җиткерде.
“Катнашучыларның Универсиада Авылыннан “Казан” халыкара аэропортына кадәр трансферы сыналды, “очып килү” һәм “очып китү”ләр башкарылды, спорт кораллары транпортировкасы, яңадан Универсиада Авылына алып кайту, спортчыларны урнаштыру, шулай ук Уеннарда катнашучыларны әләмнәр аллеясында сәламләү булды”, - дип җиткерде Игорь Сивов.
22-нче июньдә өйрәтүләр сәгать 6:30-да башланды. 27 тренир сессиясе һәм 32 спорт объектында 918 кеше катнашлыгында төрле спорт төрләре буенча 13 ярыш сыналды. Шулай ук кунаклар белән очрашу һәм аларны озату, 30 хәрәкәт итү маршруты оештырылды. Әлеге көндә 3331 полиция хезмәткәре һәм шәхси саклау преприятиесенең 568 хезмәткәре иминлекне саклады. Моннан кала өйрәтүләрдә 3085 волонтер, 6500 хәрби һәм 514 медицина хезмәткәре катнашты, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларыннан чыгу юллары каралды. Аерым алганда, Универсиада Авылындагы төп рестораннан эвакуция сыналып каралды.
“Барлык катнашучылар да 4-6 минут эчендә чыгарылырга тиеш иде, алар 3 минут эчендә урамга чыгарылды. Барлык өйрәтүләр дә штатлы режимда җитди кимчелекләрсез үтте”, - дип билгеләде Игорь Сивов.
Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов билгеләп үткәнчә, өйрәтүләр барышында Торфяной, Матур һәм Царицыно авылларына баруны тәэмин итүдә уңайсызлыклар килеп чыккан.
“Поселокларда яшәүчеләр торган җирләренә кыенлыкларсыз кайтып җитә алсын, өстәмә дислокацияләр әзерләргә кирәк. Шулай ук “Казан-Арена” районында транспортларны кую белән бәйле булган проблемалар да билгеләнде. Халыкка Универсиаданың ачылу һәм ябылу көннәрендә транспортлар парковкасы кагыйдәләре турында җиткерү буенча эшләр алып барыла. Тулаем алганда, түккән көчләр һәм каралган чаралар безнең дөрес юнәлештә икәнлегебезне күрсәтә, транспорт хәрәкәтенә кагылышлы төп мәсьәләләр чишелгән”, - диде Рөстәм Ибраһимов.
Илсур Метшин Универсиада үткәрү вакытында хәрәкәттә кыенлыклар булмавы хакында халыкка җиткерергә кушты. “Хәрәкәт бары тик 4, 6 һәм 7-нче июльдә генә, аерым бер вакыт аралыгында һәм аерым урамнарда гына булачак. Башка чикләүләр булмаячак”, - диде шәһәр башлыгы.
“Барлык хезмәтләрнең тиешенчә эшләвенннән кала, ачылу тантанасында барлык катнашучыларның парадын оештыру мәсьәләсе авырлардан кала. Мисал өчен Шеньженда ул 2 сәгать ярым барган. Өйрәтүләр безгә зур тәҗрибә бирә. Без барлык челтәрләрне һәм персоналларны максималь дәрәҗәдә эшләтеп карыйбыз. Әлбәттә, без барысын да карап бетерә алмыйбыз, әмма вакыйгаларның теләсә нинди юнәлеш алуына әзер булырга кирәк. Иң мөһиме – персоналларны барган вакыйгаларга адекват мөнәсәбәт белдерергә һәм вакытында дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтү”, - дип билгеләде Казан Мэры.