(KZN.RU, 24-нче июнь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм җөмһүриятебезнең башкаласы Мэры Илсур Метшин бу көннәрдә ачылган “Леруа Мерлен” эре Француз сәүдә челтәренең төзелеш һәм отделка материаллары гипермаркетында булып кайттылар.
«Leroy Merlin» — төзелеш, отделка һәм йортны, дачаны, бакчаны җиһазландыру өчен товарлар сату буенча юнәлеш алган Француз компания-ритейлеры.
Компаниягә 1923 елда Франциянең төньягында нигез салына һәм бүгенге көндә ул Европада төзелеш һәм отделка товарлары сату күләме буенча өченче урынга чыккан.
Россиядә беренче “Леруа Мерлен” кибете 2004 елда Мытищида ачылган. Хәзерге вакытта Россиянең 14 шәһәрендә әлеге челтәрнең 25 гипермаркеты эшләп килә.
Чистай урамы һәм Әмирхан проспекты киселешендә урнашкан Казандагы яңа гипермаркет 19-нчы июнь көнне эшли башлаган. Кибетнең гомуми мәйданы 18 мең кв.м тәшкил итә, шуларның 12 меңе – сәүдә өчен каралган. Компания якындагы территориядә төзекләндерү эшләре башкарган, җәяүлеләр зоналары оештырылган, агач һәм чәчәк утыртканнар. Кибет янында 932 машинага исәпләнгән парковка бар. Проектка салынган инвестицияләр күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.
Яңа кибеттә кыска экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановка гипермаркетның бөтен ассортиментын тәкъдим иттеләр – төзелеш, ремонт һәм йорт декоры өчен 33 мең товар исеме. Татарстан Президенты шәхсән кайбер товарларның сыйфатын тикшерде, сәүдә итү залында тәкъдим ителгән товарларның бәяләре һәм кайда эшләп чыгарылганлыгы турында кызыксынды.
Фоторепортаж
Видеорепортаж