"Машина времени” легендар рок-төркеме музыкантлары Казан Мэры белән берлектә 2013 елгы Универсиаданың иң эре объектларында булдылар.
(KZN.RU, 16-нчы июнь). Казан Мэры Илсур Метшин һәм “Машина времени” легендар рок-төркеме музыкантлары бүген 2013 елгы Универсиаданың иң зур объектларында булдылар.Төркем лидеры Андрей Макаревич спорт объектларының уникаль булуын искәртеп китте, һәм Татарстан башкаласында барган сыйфатлы үзгәрешләр бөтен илебез буенча кабатлануына өметләнүен җиткерде.
Кунаклар караган беренче Универсиада объекты Спортның су төрләре сарае булды. Уеннар үткәрелгән вакытта биредә суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар узачак.
“Әлеге эре сарайдан тыш, Универсиада алдыннан без шәһәрнең халык күп яши торган районнарында 5 бассейн төзедек. Уеннар башланганчы ук инде шәһәрдә яшәүчеләр, балалар, студентлар, пенсионерлар аларга йөри алды”, - дип сөйләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы, бирегә килүчеләр өчен уңайлыкларны арттыру өчен, Спортның су төрләре сараенда бассейннарның көйләнелгәне турында да әйтте. Бу Универсиададан соң биредә бөтенроссия һәм халыкара ярышлар, Казанның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең тренировкалары булуы белән дә бәйле.
Соңыннан кунаклар Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары узачак яңа футбол стадионы – “Казан-Арена”га барды.
“Без, тантаналарга тамашачыларны уңайлы һәм куркынычсыз итеп җиткерү мәсьәләләрен бар яклап эшләп җиткерер өчен, мондый чараларны үткәрү буенча бөтен дөньякүләм тәҗрибәләрне өйрәнеп чыктык”, - диде Казан Мэры.
“Машина времени” төркеме музыкантларын аеруча да стадион фасадына урнаштырылган гигант зурлыктагы экран гаҗәпләндерде. Мәйданы 3000 кв. метрдан артык һәм озынлыгы 140 метрга җиткән әлеге экран стадионнарга урнаштырылган экраннар арасында Европада иң эресе һәм бөтен дөньяда иң зурлардан санала.
Музыкантларга яңа стадионның бөтен инфраструктурасын да күрсәтеп чыктылар, шулай ук булачак Уеннар тантаналарыны сәхнә конструкцияләре урнаштырылган чынаякны да күрсәттеләр.
Александр Кутиков “Рубин” мондый стадионы булганда үзенә Россия чемпионы дәрәҗәсен кайтарырга тиеш, диде.
“Безнең 2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасына бик киләсебез килгән иде. Тик безнең зур концертлар туры бара һәм 7-нче июль көнне без Санкт-Петербург шәһәрендә чыгыш ясаячакбыз. Кызганычка, без ачылу тантанасын телевизордан гына карыячакбыз, тик мин аның илебез тормышында уникаль вакыйга булачагына ышанам”, - диде Андрей Макаревич.
Музыкантлар Казан елгасы буендагы яңа Никахлашу сараен да бәяләде. Биредә бизәкләү эшләре һәм якындагы мәйданны төзекләндерү тәмамланып килә.
“Болар бөтенесе дә мөмкин нәрсә түгел. Без күптән түгел генә Казанга килгән идек, бу бөтен объектлар да проект рәвешендә һәм кәгазьдә генә иде. Бик күп вакыт та үтмәде һәм бөтен нәрсә вакытында төзелгән, иң мөһиме барысы да яхшы сыйфатта. Мин Казанда барган үзгәрешләрнең бөтен илебез буенча баруын бик телим”, - диде Андрей Макаревич.
“Машина времени” төркеме музыкантлары, шулай ук, яңартылган тимер юл вокзалын һәм Универсиада Авылында да булдылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген легендар рок-төркем “Казан” ат-спорт комплексы каршындагы мәйданда бушлай концерт куячак.