14 катлы йорт урынына биредә боз сарае төзү планлаштырыла.
(KZN.RU, 12-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин кичә территориядә вак төзелеш планына каршы чыккан, Гаврилов урамындагы М26 микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты. Шәһәр башлыгы, шәхсән үзе, биредә йортлар төзелмиячәк дип сүз бирде. Аның урынына биредә боз аренасы булган күп функцияле спорткомплекс барлыкка киләчәк.
Яшәүчеләр инициатив группасы башлыгы, “Савиново” территориаль үзидарәсе рәисе Илдус Сәләхов җиткергәнчә, үз вакытында әлеге микрорайон СССР-да яшьләр яшәү комплексы - ЯЯК хәрәкәте кысаларында төзелгәннәр арасында өченче булган. Хәзер бу йортларда яшәүчеләр - үз йортлары төзелешендә актив катнашкан кешеләр, шуңа күрә алар чын күңелдән микрорайоннары язмышы турында кайгырта.
1982-1983 елларда “Казгражданпроект” институты тарафыннан эшләнгән әлеге комплекс төзелеше схемасы буенча башта 113-нче номерлы мәктәп янында спорт комплексы төзергә тиеш булганнар, анда субай сугылган кыр да була. Тик проект гамәлгә ашырылмыйча кала, әлеге мәйдан озак кына буш торганнан соң биредә яшәүчеләрнең ял итү урынына әйләнә.
“2011 елда бирегә бульдозерлар килде һәм агачларны алып ташлый башлады. Документлар буенча, безнең микрорайонда 14 катлы өч торак йорт төзелеше планлаштырылган булган. Без моның белән катгый рәвештә риза түгел”, - дип сөйләде Илдус Сәләхов.
Шәһәр буенча барган эшлекле хәрәкәт вакытында микрорайонга килгән Илсур Метшин белән очрашуга биредә яшәүче берничә дистә халык җыелган иде. Шәһәр башлыгы аларга актив граждан позицияләре өчен рәхмәтен җиткерде:
“Әлеге проблемага игътибар иткәнегез, безгә җиткергәнегез – афәрин. Без бөтен нәрсәне ачыкладык һәм сезнең якка бастык. Шәһәр Мэры буларак, биредә торак йорт төзелеше булмаячак, дип ышандырам”, - диде И.Метшин, биредә җыелган халык алкышлары астында.
Ул кайбер урыннарда вак төзелеш үзен аклый, тик әлеге очракта бу алай түгел, дип ассызыклады:
“Кайчакта халык йорт төзегән өчен рәхмәт әйтә, аның янында балалар мәйданы, стоянка, инфраструктураның башка элементлары төзелә. Тик сезнең микрорайон болай да тыгыз төзелгән. Биредә бернинди дә вак төзелеш кирәк түгел”, - дип аңлатты үз карарын шәһәр башлыгы.
Искәртеп үтәргә кирәк, квартал составына 9 мең халык яшәүче 48 торак йорт керә. Биредә 3 балалар бакчасы, 3 мәктәп, мәктәптән тыш эш үзәге һәм поликлиника бар. Тик якын тирәдә генә бер спорт объекты да юк. Яшәүчеләр белән аралашу вакытында И. Метшин яшәүчеләрнең 30 елдан артык көткән спорт комплексы турындагы хыяллары чынга ашарга мөмкин булуына ишарә ясады.
“Безнең шәһәрдә “Казан аҗдаһалары” дип аталган хоккей командасы бар. Күптән түгел алар Россия Президенты Владимир Путин оештырган төнге хоккей турнир-лигасында җиңү яулады. Ярышның төп бүләге – яңа боз аренасы төзелеше. Без әлеге спорт сараен биредә урнаштыру мөмкинлеген карыячакбыз”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры, федераль үзәк үз бурычын үтәсә, республика һәм шәһәр бюджеты әлеге проектны чынга ашыруда үз өлешен кертәчәк, дип билгеләде. Ул үз кул астындагы кешеләргә якын арада кирәкле булган тикшерүләрне һәм геологик эшләрне эшләргә һәм аннан соң объектны проектлауга керешергә кушты.
“Әлеге комплексның күп функциялеле булуын телим. Спорт белән шөгыльләнү микрорайонда яшәүчеләрнең бөтенесен дә үз эченә алсын өчен, анда боз аренасы да, хореография һәм тренажер залы да, футбол кыры да булырга тиеш”,- дип искәртте Илсур Метшин.
Казан Мэры, шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты Татартстандагы иң яхшы боз ареналары төзелеше тәҗрибәсен инде өйрәнә, диде. Ул биредә яшәүчеләргә әлеге эшкә кушылырга, аннары якындагы мәйданнарны төзекләндерүдә ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Комплекста яшәүчеләр шәһәр башлыгына җавап итеп проектны гамәлгә ашыруда чын-чынлап катнашачаклары турында сүз бирделәр.