(KZN.RU, 12-нче июнь). Казанда “Кунакчыллык. Яңача башлау” модульле тренинг программасы тәмамлана. 100-дән артык хостел һәм кунакханә катнашкан проект 2013 елгы Универсиада алдыннан кунакханә бизнесында хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, сервис һәм клиентларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Линиядәге персонал өчен тренингта бүген Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
Мэр Казанда халыкара дәрәҗәдәге вакыйга – кунакчыллык өлкәсе аерым урын алып торган Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының шәһәр, җөмһүриятебез һәм Россия өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. “Безнең кунакханә бизнесы чит илнекеннән шактый аерыла. Теләсә күпме отделканы алар кебек эшләп, отельләрне җиһазларга мөмкин, әмма кешеләрне кабат тәрбияләү авыр”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы швейцарның шәһәрдәге начар һава торышы өчен кунаклар алдында гафу үтенүен искә төшереп, Санкт-Петербургтагы кунакханә сервисыннан алган тәэсирләре белән бүлеште, шулай ук Мәскәү отельләрендәге аерым күңелсез мизгелләрне искә төшерде. Илсур Метшин отельерларны кунакчыллык буенча Мәскәү һәм Петербургны уздырып, ачык йөзле хуҗалар булырга чакырды.
“Бу вак-төяк түгел. Кунакханә персоналын якты чырайлы, киң күңелле итү, бу эшне аннан башкалар яхшырак башкармавына ышандыру – катлаулы, әмма барыбыз да аңларга тиеш, кунак – патша да, Алла да. Универсиада лаеклы дәрәҗәдә узсын өчен, җылылык һәм ачык күңелле атмосфера булдырырга кирәк. Кешеләр сиңа ачык булганда, хата һәм җитешсезлекләргә дә башкача карыйсың”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Мэр кунакханә объектлары эшендә Универсиада Авылындагы һәрбер хезмәткәр башкарырга тиешле эш һәм үтәү вакыты күрсәтелгән расписание, планлаштыру уңай тәҗрибәсеннән файдаланырга киңәш итте.
Илсур Метшин кунакханәләрнең абруе артуы, Уеннар үткәрелгәннән соң да аларның хезмәтеннән файдаланырга теләүчеләрнең саны күтәрелүе Универсиада да күрсәтелгән сыйфатлы хезмәттән торганлыгын билгеләде. “Бүген сезгә шактый зур җаваплылык салына, шуңа күрә, иске мәзәктәгечә, иң мөһиме - әйбәтрәк эшләргә теләк. Бергә булдырырбыз, дип ышанам”, - дип билгеләде Мэр.
1,5 мең кунакханә бизнесы хезмәткәрен “Кунакчыллык. Яңача башлау” программасы кысаларында Казанга Россиянең кунакчыллык өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр - Ольга Якубенко, Вероника Скурихина, Екатерина Важенкова, Сергей Веревкин һәм Нелли Маврина чакырылган. Лекция һәм тренинглар кунакларны кабул итү һәм урнаштыру, ресторан комплексы, номерлы фондтан куллану хезмәтләре өчен модульле узды.