(KZN.RU, 12-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген иртән урам-юл челтәре объектларын карап чыкты. Шәһәр башлыгы шулай ук Зур Казан боҗрасында тротуарларны җиһазландыру һәм тышкы төзекләндерү буенча эшләр барышы белән дә танышып чыкты.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесе Алекй Песошин, беренче вице-мэр Иршат Минкин, Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов, Казан Мэры ярдәмчесе Иван Кузнецов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Трест “Горводзеленхоз” МУП директоры Роза Җәббарова, “Стройхимсервис” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Мак һәм башкалар озата йөрде.
Шәһәр башлыгы Җиңү проспекты буенча (Оренбург тракты белән киселешкән урыннан башлап) тротуарларны җиһазландыру һәм төзекләндерү буенча эшләр барышы белән танышып чыкты. Җиңү проспекты һәм Ломжа урамы киселешендә шактый күләмле эш башкарасы кала. “Тектоник” җәмәгать транспорты тукталышы янындагы җәяүлеләрнең җир өсте кичү урыны янында эшләр тәмамланмаган килеш кала.
И.Метшин шуны билгеләде, барлык планлаштырылган эшләр билгеләнгән вакытка тәмамланырга тиеш. “Үз көчегез җитми икән, читтән эзләргә кирәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы, подрядчыларга мөрәҗәгать итеп. Эшләр барышы көн саен тикшерелеп тора һәм урам-юл челтәре объектларында эшләр сыйфаты өчен җаваплылык һәм эшләрне вакытында тәмамлау кирәклеген ассызыклады шәһәр башлыгы.