(KZN.RU, 11-нче июнь). 1-нче июльгә кадәр Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы каршындагы мемориаль зонаны төзекләндереп бетерү планлаштырыла. Казан Мэры Илсур Метшинны бүген Н.Ершов урамындагы “Корстон” күңел ачу комплексы янындагы җир асты паркингын төзүче подрядчылар шулай дип ышандырды.
“Корстон” паркингындагы газ торбаларын кабат тоташтыру эшләре апрель аенда үткәрелгәнгә, объектны төзеп бетерү һәм мемориаль зонаны төзекләндерү 1-нче июльгә билгеләнгән.
Подрядчы тәүлек буена эшли һәм билгеләнгән вакытка эшләрне тәмамлауны үз өстенә ала. Хәзерге вакытта объектта брусчатка җәелә, Билгесез солдат һәйкәле һәм Совет хакимияте өчен корбан булганнар стеласы каршындагы мәйданчыкны төзекләндерү эшләре бара. Билгесез солдат һәйкәле элеккеге урынына кайтарылган.
Паркинг өчен эчтән җиһазландыру эше соңрак монтажлана, шуңа бәйле рәвештә парковканың рәсми ачылышы агымдагы елның өченче кварталына планлаштырылган.
Шәһәр башлыгы төзелеш срокларын контрольгә алуны йөкләде: “Әгәр 1-нче июль срогы куела икән, димәк, ул 1-нче июль булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, Универсиадага кадәр Казанда 2000 машина урыны сыйдырышлы тагын 4 паркинг ачылышы планлаштырыла. Алар – Вокзал мәйданында, Беломорск-Челюскин урамнары һәм К.Нәҗми – Профсоюз урамнары киселешендә, шулай ук Чистай урамы буенча “Татнефть-арена” боз сарае янында.
Моннан тыш, агымдагы ел ахырына кадәр тагын 6 объект төзелеше тәмамланачак: “Авиатөзелеш” метро станциясе, “Тукай мәйданы” метро станциясендә, Камал һәм Мәскәү урамнары киселешендә, Лазарев урамында, Чистай - Әпсәләмов урамнары киселешендә, Горький исемендәге парк каршында (“Корстон” күңел ачу комплексы).