Казан Мэры “Азино-1” микрорайонындагы төзекләндерү эшләре белән танышты.
(KZN.RU, 11-нче июнь). Казанда актив темплар белән чәчәк утырту эшләре бара. 1 млн.га якын чәчәк күпфатирлы йортлар ишегалды мәйданнарында барлыкка киләчәк, ә гомумән шәһәрне бу җәйдә 5 млн. беръеллык үсемлекләр бизәячәк. “Азино-1” микрорайонында барган төзекләндерү эшләренең барышы белән бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин танышты.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Лобов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Азино-1” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Вячеслав Шелуханов озата йөрде.
“Азино-1” микрорайоны, Казан Мэры фикеренчә, әле 5-6 ел элек кенә күңелсез хис-кичерешләр тудыра иде: бер генә дә агач булмаган ташлар джунглие кебек. Хәзер исә “Азино-1” микрорайоны яшел, чәчәк атып килүче бакчага охшап калган: “Яшел рекорд” программасы кысаларында районда 5,5 мең агач һәм куак утыртылган, ишегалларында клумбалар урнаштырылган, Азинода яшәүчеләр өчен кечкенә генә скверлар һәм ял урыннары оештырылган.
Аерым алганда, Глушко урамындагы 23 йорт ишегалдында берьеллыклардан чәчәкләр композициясе ясалган. Биредә бегония, петуний, бархатцалар бар. Вячеслав Шелуханов Мэрга җиткергәнчә, биредә идарәче компания белгечләре тарафыннан 1,5 мең чәчәк утыртылган.
Шәһәр башлыгы микрорайонда яшәүчеләрнең үзләренең ишегалларын яшелләндерүдә нинди өлеш кертүләре белән кызыксынды. В. Шелуханов әйтүенчә, биредә яшәүчеләр “Яшел рекорд” шәһәр проектын чынга ашыру кысаларында агачлар һәм куаклар утыртканда активлык күрсәткән. Чәчәкләр утырту һәм клумбалар ясауга килгәндә, моның белән белгечләр шөгыльләнә, шулай да еш кына әлеге эшкә идарәче компания белгечләренең балалары да кушыла, диде В.Шелуханов.
“Яшелләндерү эшләре белән төзекләндерү предприятиеләре белгечләре шөгыльләнүе бер нәрсә, ә әлеге процесста анда яшәүчеләр үзләре катнашса – бөтенләй башка. Без күрәбез, ул очракта кешеләрнең кәефләре дә үзгәрә, утыртылган үсемлекләрне саклап торуга да мөнәсәбәт бөтенләй башка була. Шуңа күрә, ишегалларын төзекләндерү эшләренә анда яшәүчеләрне активрак җәлеп итәргә кирәк, бу бик тә мөһим. Утырту һәм су сибү эшләрендә дә күбрәк биредә яшәүче халыкны күрәсе килә,” – дип шәрехләде И.Метшин.
“Азино-1” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе сүзләренә караганда, Азинода яшәүчеләрнең дөньяга карашлары чыннан да яхшы якка үзгәрә, кешеләр матурлыкка ияләшә. “Быел бездә 43 мең пионның бары тик берсен генә казып алганнар”, - диде ул.
Сахаров урамындагы 25-нче йорт янында иртә таңнан петунияләр, бегонияләр, кохилар, агератумнар утырталар. Клумба тирәли газон җәелгән булачак. Илсур Метшин искәртеп киткәнчә, хәзерге вакытта Универсиада объектларының гына түгел, ә йортлар алдындагы мәйданнарның да төзекләндерелүе бик мөһим.
Тиздән “Азино-1”дә тагын бер кечкенә генә ямьле сквер барлыкка киләчәк. “Ак бүре” йөзү бассейны артында хәзер актив төзелеш эшләре бара. Көз көне биредә зур агачлар утырту планлаштырыла. Шәһәр башлыгы фикеренчә, узган елгы агач утырту тәҗрибәсеннән чыгып, кайсы агачларның үсеп китү-китмәвенә игътибар итү мөһим һәм быел шуларны карарга кирәк. “Безнең Казан тирәли катнаш урман, шуңа күрә шәһәрдәге урманның бөтен палитралары да булуы яхшы”, - дип өстәде ТР башкаласы башлыгы.
“Ак бүре” йөзү бассейны артындагы кечкенә генә сквер балаларга уйнар, җәяү йөрер һәм аралашу өчен бик яхшы урын булачак. “Безгә барырга ерак булмаган парклар һәм кечкенә скверлар кирәк. Нәкъ менә шундый матур һәм уңайлы скверлар белән без үсәргә тиеш”, - дип үз фикерен җиткерде И. Метшин.