Мэр Казанның су хуҗалыгында “кычкырып торган” мәсьәләләреннән “Заречная” канализацияле насос станциясе реконструкциясен, ләм кырлары рекультивациясен атады.
(KZN.RU, 10-нчы июнь). Казанда соңгы берничә ел эчендә су белән тәэмин итүнең сыйфатын арттыру өстендә зур эшләр эшләнде. Тик реконструкция һәм челтәрле хуҗалыкның алга таба үсеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү инвесторлар акчасыннан, республика һәм федераль бюджет ярдәменнән башка мөмкин түгел. Бу хакта бүгенеге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Водоканал” МУП-ның 2012 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2013 елга эш планнары хакында аппарат җыелышы вакытында әлеге предприятиенең генераль директоры Андрей Егоров җиткерде. Ул компаниянең инвестицион планы 2010-2013 елларга Казан шәһәре Думасы тарафыннан 2,7 млрд. сумга расланган булуын искә төшереп үтте.
2012 ел нәтиҗәләре буенча 692 млн. сум күләмендәге чаралар үткәрелгән, дип җиткерде А. Егоров. 2013 елда инвестицион программа буенча 995 млн. сум күләмендәге эшләр башкарылуы каралган.
Бүгенге көндә, А.Егоров мәгълүматларына караганда, предприятие балансында 1380 км су кертү челтәрләре, шул исәптән искергәннәре - 620 км (гомуми озынлыкның 45,38%-ы, челтәрләрдәге югалту 20%) һәм 1122 км канализация челтәрләре, шул исәптән искергәннәре – 485 км (гомуми озынлыкның 44%-ы).
“Водоканал” җитәкчесе докладын шәрехләп, И.Метшин шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрендә бик зур эшләр башкарылганын искәртеп үтте: берничә зур канализацияле насос станцияләре төзелгән, челтәрләр алыштырылган, чишелешләр төзелеше кысаларында күп эшләр башкарылган, юлларда капиталь ремонт, яңа төзелеш үткәрелгән. Шул ук вакытта бик күп мәсьәләләрне әле чишәсе бар, аерым алганда, шәһәргә узган совет сәнәгатеннән мирас булып калган, хуҗалыкта ярамаган челтәрләр проблемасы: алар бүген Казанда 800 чакрымга якын.
Моннан тыш, шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Казанда су белән тәэмин итү һәм канализация челтәренә тоташтыру мөмкинлеген чикләү мәсьәләсе барлыкка килергә мөмкин. “Мәскәү мисалында күрәбез, күп кенә объектларның, акчалары булган очракта да, электр һәм су тәэмин итү челтәрләренә тоташу өчен технологик мөмкинлекләре юк, - диде И.Метшин. – Без Казанда моны булдырмаска тиеш”.
Мэр фикеренчә, әлеге яшәеш белән бәйле мөһим мәсьәләләр киңәйтелгән, республика хакимияте органнары катнашындагы состав белән карауны таләп итә. Бу елдан “Водоканал” инвестицион программасы, федераль закон таләбе буенча, РФ субъекты, ягъни Татарстан Республикасы Хакимияте тарафыннан тәртипкә салына.
Илсур Метшин, Татарстан башкаласының су хуҗалыгында “кычкырып торган” нәрсәләр – челтәрләр һәм “Заречная” канализацияле насос станциясе төзелеше һәм реконструкциясе, ләм кырлары рекультивациясе мәсьәләләре, дип искәртте.
“Заречье” станциясен реконструкцияләү өчен якынча 6 млрд сум кирәк. Әлеге станция Киров, Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин районнарыннан килгән агынтыларны ала. Шәһәр башлыгы Заречья районының массалы төзелеш буенча бердәнбер мәйдан булып калуын да әйтте.
Әлеге станцияне реконструкцияләү программасы турында ике дистә ел буе фикер алышу бара, диде Мэр. “Инвесторлар акчасы, республика һәм федераль бюджетлар ярәменнән башка без әлеге теманы күтәреп чыга алмыйбыз”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
“Ләм кырларын файдалы эшкә тоту кебек программалар бүгенге көндә Казанның иң зур экологик мәсьәләсе булып тора, - диде шәһәр башлыгы. – Әлеге мәсьәлә белән бәйле борчылулар Россиянең башка муниципалитетларында да бар”.
И. Метшин, әлеге максатны чынга ашырыр өчен, күп акча кирәклеген әйтте һәм ләм кырларын утильләштерүне финанслау өчен федераль программа булдыру тәкъдимен куәтләп чыгарга кушты.
“Самосыр чүплеген утильләштерү безгә күтәрә алмаслык йөк кебек күренгән иде. Без Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә, әлеге өлкәдә эшләр өчен 362 миллион сумга якын акча бүлеп бирә торган программа кабул ителде. Ләм кырларын чистарту проблемасы үзеннән үзе хәл ителмәячәк. Ятып торган таш астына су керми”, - диде И.Метшин.
Ул шулай ук йортлар төзүче оешмаларны челтәрләргә тоташканнары өчен акча түләүдән азат итү практикасын гамәлдән чыгарырга вакыт дигән фикерне дә әйтте. Шәһәр башлыгы, күп кенә объектларны төзү барышында, шул исәптән социаль булганнарны да, компанияләр мондый түләүләрдән азат ителгән булуын искә төшереп үтте.
“Яшермим, бу безнең катнашыбыздан башка узмады. Универсиада программасы, социаль ипотека, балалар бакчасы, “Бәләкәч” программасы, мәктәпләр, чиркәүләр, мәчетләр, башка социаль объектлар тоташтырган өчен түләүләрдән тулысынча азат ителгән иде”, - диде И. Метшин. Тоташтырган өчен түләгән акчалар җыелмасы 2 млрд. сумга җитәр иде. Үз чиратында, “Водоканал” аларны үз инвестицион программасына кертә һәм челтәрләрне яңарту һәм реконструкция эшләренә юнәлдерә алган булыр иде.
“Әлеге бөтен объектлар да кирәк. Тик алга таба без болай дәвам итә алмыйбыз, чөнки бу шәһәр куркынычсызлыгына начар тәэсир итәргә мөмкин. Без “Водоканал” чыдамлыгын бүтән сыный алмыйбыз. Төзисең килә икән – челтәрләргә тоташу өчен түлә һәм аларның бәясен проектка керт “, -дип йомгаклады сүзен И. Метшин.