Метрополитен гадәти режимда эшләячәк.
(KZN.RU, 10-нчы июнь). 15-16 июнь көннәрендә Ленин дамабасы ябылып торганда, шәһәр транспорты хәрәкәте үзгәртелгән маршрут буенча йөриячәк.
Траспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаковның бүгенге эшлекле дүшәмбедә җиткергән мәгълүматларына караганда, шәһәрлеләр өчен гадәти марштурларда бары тик “Яшьләр тукталышы” гына булмаячак, метрополитен исә гадәти режимда эшләячәк.
Шәһәрнең маршрут челтәрендә Ленин дамбасы аша 15 автобус (6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 89, 98) һәм 3 троллейбус маршруты (2, 4, 10) үтә.
Дамба ябылып торган вакытта автобуслар түбәндәге урамнар буенча хәрәкәт итәчәк: Декабристлар – М.Вахитов – Зур Крыловка – Краснококшайск – Несмелов – Киров дамбасы – Сәетгалиев – Ташаяк, аннары ике юнәлештә дә гадәти маршрутлар буенча дәвам итәчәкләр.
2-нче һәм 4-нче троллейбус маршрутлары ябык булачак, ә 10 берәмлекле күчмә составлы 10-нчы троллейбус маршруты түбәндәге урамнар буенча йөриячәк: Горький шоссесы – Фрунзе – Гладилов – Несмелов – Киров дамбасы – Ташаяк – Сул Болак – Татарстан – Мәскәү.
Ленин дамбасы ябылган вакытта Транспорт комитетында 275-30-50 номеры буенча кайнар элемтә эшләячәк.
Ленин дамбасын тулысынча ябу 14 июнь җомгасыннан 16-нчы июнь якшәмбесенә кадәр булыр дип көтелә. Ябылуның төгәл вакытлары турында KZN.RU соңрак хәбәр итәчәк.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин, дамбадагы хәрәкәтне дүшәмбегә ачар өчен, барлык эшләрне дә оператив рәвештә башкарырга кушты.
Тулаем алганда узган атнада, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов хәбәр иткәнчә, Казан юлларында 432 мең кв. метрдан артык мәйданда 68000 тонна асфальтобетон җәелгән. “16 урамда эшләр тулысынча тәмамланган, асфальтобетонның өске катламы җәелгән. Хәзерге вакытта алар янындагы урамнарда юл эшләре бара, тротуарлар рәткә салына һәм керү юллары җайлана”, - дип хәбәр итә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы.