(KZN.RU, 10-нчы июнь). Көзен Казанда Мәскәүдәге сыман үзәк урамнар буенча түләүле муниципаль парковкалар эшли башлаячак. Проектны тормышка өчен Татарстан башкаласында иң элек сынап карау өчен Театр урамы һәм Сәетгалиев урамнары сайланган.
Бүген Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, түләүле парковкалар буенча проект документациясе башкарылган, хәзерге вакытта кирәкле җиһаз сатып алу һәм аларны алып кайту мәсьәләләре хәл ителә. Якынча сентябрь аеннан башлап Театр урамында проект тормышка ашырыла башланачак.
Шәһәр урамнары буйлап түләүле парковкалар кертү тәҗрибәсен Мәскәү куллана башлаган инде. 1-нче июньнән башлап Бульвар боҗрасы эчендәге барлык урамнарның юл кырыенда машина калдыру түләүле була башлаган. Парковка өчен берничә ысул белән түләп була: SMS буенча, парковка яисә банк карталары белән. Тариф сәгатенә 50 сум тәшкил итә. Әлеге чараны гамәлгә кертеп җибәрү Мәскәүнең шул өлешендәге бөкеләрен киметергә ярдәм иткән.
Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, Казанда шундый проектны тормышка ашыру вакытында башкала тәҗрибәсе шактый файдалы булачак. “Моннан беркая китә алмаячакбыз, тәртип бар, үтәлергә тиешле федераль закон бар, Унвиерсиада Универсиада белән, әмма проектны башлап җибәреп, шәһәрнең башка үзәк урамнарына да таратырга кирәк”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.