Шәһәр Мэры җылылык сезонына әзерлек штабын уздырды.
(KZN.RU, 14-нче июнь). Көньяк-сәнәгать тепловодына тоташтырылган йортларда яшәүче 6,5 мең кеше быел 20 елга беренче тапкыр җәй көне кайнар сулы булды. Бу хакта шәһәрнең киләсе җылылык сезонына әзерлек штабы утырышы барышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде, ул коммуналь хезмәткәрләрне шәһәрнең челтәрле хуҗалыгында барлыкка килгән мәсьәләләрне активрак чишәргә чакырды.
“Көньяк-сәнагать тепловоды проекты “күтәрә алмаслык штанга” кебек иде. Тик, Аллага шөкер, бүген эшләр төгәлләнде. Элек кешеләргә кайнар суны җылылык сезоны вакытында гына кушсалар, хәзер инде көзге опрессовка вакытка кадәр бу йортларда бернинди өзүләр дә булмаячак. Мондый мәсьәләләр үзеннән-үзе чишелми, аларны гел күтәреп торырга кирәк”, - диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Көньяк-сәнәгать тепловоды Казан ТЭЦ-1-дән этаплап 1970-1980 елларда сәнәгать предприятияләре көче белән төзелде. Тепловод, нигездә, җир өстеннән үткәрелде, сәнәгать предприятиеләре территориясеннән уза һәм Авангард, Актай, Кулагин, Глазунов, Модель урамнары буенча 44 торак йортны, 2 мәктәпне, 4 балалар бакчасын җылылык белән тәэмин итеп тора.
2010 елга тепловод үз ресурсларын тулысынча эшләп җиткерде, җылылык югалтулары 24%-ка кадәр җитә иде. Әлеге вакыйганың катлаулылыгын исәпкә алып, Казан Башкарма комитеты аны муниципаль милеккә алды. 2011 елда “Казан җылылык челтәре компаниясе”, торбаларны предприятиеләр мәйданыннан чыгарып, аларны яңарту эшләрен башлады. Бу вакытта 9,6 км торба күчерелде. Моның өчен барлыгы 300 млн сум акча тотылган.
Казанда җәй буе кайнар су алмаган йортлар калмады диярлек, шулай да канагәтьләндерерлек хәлдә булмаган җылылык челтәрләре җитәрлек. Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин әйтүенчә, 2 тепловод иң четереклеләрдән санала, алар Красный Пожарник, Сәйдәшев һәм Фәткуллин урамнарында урнашкан, муниципаль милеккә 2010 елда алынган. Моңа кадәр аларга “Радиоприбор” ААҖ хезмәт күрсәткән. Аларны күчерү өчен 26 млн. сум акча кирәк. Илсур Метшин әлеге мәсьәләне республика Хөкүмәте карарына чыгарырга кушты.
Җылылык сезонына әзерлек буенча планлаштырылган эшләргә килгәндә, алар кабул ителгән графиклар буенча бара.
“Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ башкарма директоры Шамил Хисмәтуллин җиткергәнчә, җылылык челтәрләрендә язын опрессовкалар үткәргән вакытта 198 ватык урыннар табылган, аларның 100-е инде юкка чыгарылган. Агымдагы елда “Казан җылылык челтәре компаниясе” планнарында 36,3 км җылылык челтәрен алмаштыру (эшнең 40% башкарылган) тора. Предприятиедә 53 берәмлек механик җылылык җиһазларын алмаштыру (24% башкарылган) һәм 65 бина һәм корылмага капиталь ремонт үткәрү (35% башкарылган) дәвам ителә. 2013 елгы Универсиадага кадәр планлаштырылган реконструкция һәм капиталь ремонт эшләрен компания башкарган.
“Казэнерго” МУП генераль директоры Юрий Елисеев хәбәр иткәнчә, 2013 елда предприятенең планнарында түбәндәгеләр тора – гомуми озынлыгы 18,2 км булган яңа җылылык челтәрләренең прокладкасы һәм реконструкция ясау, алмаштыру, 600 куб. метр җылылык изоляциясен торгызу, 5 казанны алмаштыру һәм 24 казанга, 102 насоска капиталь ремонт ясау, су җылыту системасының 40 секциясен алмаштыру. Шулай ук “Казэнерго” 7 котельныйга реконструкция үткәрергә ниятли. Юрий Елисеев хәзерге вакытта 42 объектка опрессовка үткәрелгәнлеген билгеләп үтте.
Казанның Торак-коммуналь хуҗылыгы комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин сүзләренә караганда, пландагы эшләр аркасында хәзерге вакытта Казанда 421 күпфатирлы торак йорт, 39 балалар бакчасы, 27 мәктәп һәм 19 сәламәтләндерү учреждениеләре кайнар сусыз кала бирә.
“Казэнерго” МУП кулланучыларының кайнар су белән тәэмин ителүләрендә 21 көннән артык булмады, ә менә “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ кулланучыларында Дубравная урамы буенча 2 торак йортта – бер көнгә һәм Чапаев, Максимов һәм Беломорск урамнарындагы 5 торак йортта 3 көнгә нормативлардан арттыру күзәтелә.
“Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ башкарма директоры Шамил Хисмәтуллин су җиткерүне тоткарлауның очраклары өстәмә эшләрне үткәрү кирәклеге суны бетергәннән соң гына билгеле булу аркасында килеп чыкканлыгын җиткерде.
“21 көннән артыграк вакытка сузылган һәр очрак гадәттән тыш хәл буларак каралырга тиеш. Әгәр нинди дә булса махсус, үзенчәлекле эшләр була калса һәм аларга күбрәк вакыт кирәк булса, халыкка йорттагы җаваплы кешеләр, торак милекчеләре ширкәте рәисләре һәм игъланнар аша хәбәр җиткерергә кирәк, шул исәптән су белән тәэмин итү турында да. Шәһәр борынгы, челтәрләр тузган, барысы да булырга мөмкин. әмма мәгълүмат алдан җиткерелергә тиеш”, - диде Илсур Метшин, билгеләнгән вакыттан күбрәк вакытка суларны сүндерү очраклары буенча тикшерү уздырырга кушканда.
Вакытның киеренке булуына вакытка карамастан, кышка әзерлек эшләренең барысы да вакытында башкарылырга тиеш, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы:
“Кышка әзерлек - әһәмиятле мәсьәләләрнең иң мөһиме. Чаналарны җәен әзерләргә кирәк. Хәзерге вакытта Универсиада кунакчыллык зоналарындагы эшне көчәйтү зарур, ярышлар барган вакытта – беренче линиядә булмаган күпләгән урыннар бар, аларда эшләрне дәвам итәргә кирәк булачак. Кышын теге яисә бу мәсьәләнең чишелмәгәнлегенә Универсиаданы сәбәп итеп куя алмаячакбыз”, - дип сүзен йомгаклады Мэр.