РФ беренче вице-премьеры Бөтендөнья җәйге уеннарының объектларын карады.
(KZN.RU, 14-нче июнь). Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Игорь Шувалов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов каршы алды.
Үзенең эшлекле сәфәре кысаларында И.Шувалов Татарстан башкаласында Бөтендөнья җәйге Универсиадага төзелгән объектларны карап чыкты.
Аэропортта Игорь Шуваловка “Татартсан” авиакомпаниясенең Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында очучы яңа региональ самолетларны күрсәттеләр. Аннан соң Игорь Шувалов телетрап аша яңа 1А терминалына чыкты. РФ беренче вице-премьеры яңа терминал аша узды һәм аның сыйфатын югары бәяләде. “Бу инде эшләп торган терминал, анда тормыш сизелә. Афәрин”, - диде И.Шувалов. Ул шулай ук иске 1 терминалын да карады, хәзерге вакытта анда яңарту эшләре тәмамланып килә.
“Аэроэкспресс” терминалында Игорь Шувалов Универсиадада катнашучы буларак аккредитация картасы ярдәмендә юлда йөрү өчен билет алды. Аэропорттан тимер юл вокзалына РФ беренче вице-премьеры “Ласточка” тизләтелгән поездында килеп җитте, Игорь Шувалов төп бинаны карап чыкты һәм Вокзал каршындагы мәйданда җир асты парковкасының кайчан ачылачагы белән кызыксынды. Төзүче компания җитәкчеләре сүзләренә караганда, паркингны ачу 25-нче июньгә каралган.
“Кәҗә бистәсе” метрополитен станциясендә Игорь Шуваловка пассажирларны тикшерү системасы һәм мәгълүмат таблосы күрсәтелде. Аннан соң РФ беренче вице-премьеры метро поездының машинист кабинасында Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән яңа линия буенча соңгы “Авиатөзелеш” станциясенә кадәр барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.
“Казан-Арена” стадионына беренче вице-премьер Уеннарның ачылу һәм ябылу тантанларында кулланылачак билет белән керде. Игорь Шувалов стадионга тамашачыларның ничек килүе белән кызыксынды. Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итүенчә, Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына тамашачыларны махсус автобус-шаттллар алып киләчәк, ә алга таба бирегә килүчеләр стадион каршындагы шәхси автотранспорт өчен киңәйтелгән парковканы куллана алачак.
Стадион территориясендә Игорь Шувалов студентлар Уеннарын яктырта торган Халыкара үзәкне, туклану зонасын һәм тамашачылар трибунасын карады. Беренче вице-премьер стадионны Универсиададан соң да аның мирасы булган объект буларак актив кулланырга чакырды. “Стадион яшәргә, биредә һәрвакыт нәрсәдер булып торырга тиеш”, - диде И. Шувалов.
Ул шулай ук Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә һәм арендалы йортлар базары үсеше программасы буенча төзелгән яңа йортта булды. Соңгысында Универсиада вакытында волонтерлар яшәячәк. ТР Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгат Абдуллин сөйләвенчә, әлеге йортны төзү бер квадрат метрга 25 мең сум тәшкил иткән, ә фатирлар арендасы бәясен базарныкыннан түбәнрәк куярга уйлыйлар.
Универсиада вакытында хезмәт күрсәтәчәк Республика клиник хастаканәсендә И.Шуваловка реанимациясе булган яңа кабул итү бүлеген күрсәттеләр. Яңа бүлмәләр төзү һәм хастаханәне иң заманча җиһазлар белән җиһазландыру саләмәтлек саклауны модернизацияләү федераль программасы кысаларында чынга ашырылган.
Универсиада Авылында РФ беренче вице-премьеры 5-нче номерлы йортка керде, биредә Россиянең студентлар җыелма командасы яшәячәк. Шэньчженда 2 ел элек булган Универсиада вакытында Игорь Шувалов белән күрешкән Россия җыелмасы әгъзасы Александр Фурасьев Казанның Универсиада Авылында кытайныкы белән чагыштырганда булган яшәү шартлары турында фикерен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Казан авылында бүлмәләр яктырак, ике катлы уңайсыз караватлар да юк.
“Миңа ошый – гади һәм функциональ”, - диде Игорь Шувалов.
Фоторепортаж
Видеорепортаж