(KZN.RU, 17-нче июнь). Узган ял көннәрендә Ленин дамбасының төп трассасындагы уң як буенча юл эшләре тәмамланган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Ул шуны да хәбәр итте, ике тәүлек дәвамында (транспорт хәрәкәте өчен күпер ябылган вакытта) дамбада ут баганалары урнаштырылган, юлның барлык катламнары җәелгән, 2 мең тонна асфальт кабул ителгән. “Автотранспорт хәрәкәте хәзерге вакытта ачык. Әлегә юл тамгасы юк, әмма ул күпернең сул ягы ачылгач булачак”, - дип ышандырды А.Нигъмәтҗанов.
Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Чистай-Әмирхан урамнары чишелендә юл тулысынча ачылган дип хәбәр итте. “Объектта җәяүлеләрнең җир өсте кичү урынын монтажлау бара. Эре конструкцияләрнең монтажы 25-нче июньгә тәмамлана. Җир асты кичү урыннарын бетонлау эшләре бара”, - диде А.Нигъмәтҗанов. Әлеге объект, аның сүзләренә караганда, “соңгы катлаулы төен” булып тора. График нигезендә, эшләр биредә 29-нчы июньгә тәмамланырга тиеш.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, якын арада Танк боҗрасын һәм шәһәр үзәген тоташтырачак озак көтелгән яңа трасса ачылачагын билгеләп узды. Ул берничә Казан урамына дублер булып торачак һәм өч чишелеш белән комплекста куллануга тапшырыла. “Без Зур һәм Кече Казан боҗрасын тоташтырачакбыз. Оренбург тракты юнәлешендә хәрәкәт шактый җиңеләер дип ышанам”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Аппарат киңәшмәсендә сүз тагын бер билгеле объект – Казансу елгасы ярындагы Тантаналар сарае ачылуы турында барды. И.Метшин күләмле касә итеп ясалган ГХАТның яңа үзәк бинасы ачылуының төгәл датасын билгеләүне йөкләде.