1-нче июньнән тәмәке тартуга чикләүләр куя торган закон гамәлгә керде.
(KZN.RU, 3-нче июнь). 1 июньнән гамәлгә кергән тәмәкегә каршы закон иң беренче чиратта муниципаль учреждениеләрдә һәм Универсиаданың барлык объектларында үтәлергә тиеш. Бүгенге аппарат җыелышында Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
“Шәһәр хакимияте органнары инде 5 ел элек җирле үзидарә органнарында “тәмәке тартырга ярамаган урыннар”ны билгеләгән иде һәм шул вакыттан бирле әлеге мәсьәләне күтәрүче булмады. Мондый чакларда закон шәхси мисаллар үрнәгендә эшли. Дөресен әйтергә кирәк, бүген Башкарма Комитет җитәкчеләре, район башлыклары тәмәке тартмый. Әлеге закон бөтен тәмәке тартучыларга да начар гадәтләреннән арыныр өчен яхшы сәбәп булыр дип өметләнәм. Әмер биреп кенә моны эшләтеп булмый, тик тәмәкенең зыяны бик зур”, - диде шәһәр башлыгы.
1 июньнән “Гражданнар сәламәтлеген әйләнә-тирә тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында”гы 15-нче федераль закон үз көченә керде. Законда язылган тыюлар хакында төгәлрәк шәһәр Башкарма комитетының хокук идарәсе башлыгы Виктор Яковлев аңлатып китте.
1 июньнән тәмәке тартырга ярамаган урыннар исәбенә мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, шулай ук тернәкләндерү учреждениеләре һәм санаторийлар, физик тәрбия һәм спорт учреждениеләре объектлары, су транспортлары, барлык төр җәмәгать транспортлары да кертелде. Шулай ук социаль яклау, җирле үзидарә хакимияте органнары биналарында, эш урыннарында, лифтларда һәм күпфатирлы йортлардагы уртак булган урыннарда, балалар мәйданчыгында, пляжларда, автозаправка станцияләрендә дә тәмәке тарту тыела.
Шулай ук ачык һавада бинага керү урыннарыннан 15 метрдан да якынрак араларда һәм тимер юл вокзалы, автовокзал, метрополитен станциясе, аэропорт, диңгез һәм елга портлары биналарында тәмәке тартырга ярамый.
Виктор Яковлев документ нормалары этаплап гамәлгә керәчәк дип белдерде. 2014 елның 1-нче июненнән поездларда һәм ерак арага йөри торган судлард, торак йортларда, кунакханә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм сәүдә үрыннары биналарында, җәмәгать туклану пунктларында, базарларда, стационар булмаган сәүдә объектларында, вокзаллардагы пассажир платформаларында тәмәке тартуны тыю гамәлгә керәчәк.
“Тәмәкегә сорауны киметер өчен, тәмәкегә реклама һәм ваклап сатуда да чикләр билгеләнде”, - диде Башкарма комитетының Хокук идарәсе башлыгы.
Аерым алганда, тәмәкене ваклап сату мәгариф, мәдәният, сәламәтлекне саклау, физик тәрбия һәм спорт, балалар һәм яшьләр буенча органнар учреждениеләре биналарында, барлык төр җәмәгать транспортларында, шулай ук җирле үзидарә хакимияте органнары урнашкан биналарда тыела. Киләсе елдан башлап транспорт предприятияләре территориясендә, пошлинасыз сәүдә кибетләреннән тыш, шулай ук кунакханәләрдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү биналарында тәмәке сатуга тыюлар кертеләчәк.
“Киләсе елдан башлап тәмәкене демонстратив рәвештә сату тыелачак. Шулай ук бер елдан тәмәке сатыла торган кибетләргә дә таләпләр артачак. Кечкенә кибетләрдә тәмәке сатылмаячак”, - диде Виктор Яковлев.
Виктор Яковлев яшүсмерләрнең тәмәке тартуына аерып тукталып китте. Инде бүген 18 яшьтән кечкенә булганнарга яки алар соравы буенча тәмәке сату тыелган.
“”Тәмәке законы”н бозган өчен җаваплылык әле системалы түгел, тик җәмагатьчелек тарафыннан әлеге сорау инде күтәрелде. Күптән түгел Казанда булып узган түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча, законны бозучыларга җаваплылыкны тагын да кырысрак итәр өчен федераль органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән карар кабул ителде”, - диде Виктор Яковлев һәм җирле үзидарә органнары аерым җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю буенча өстәмә чаралар билгеләү хокукына ия, дип өстәде.
Илсур Метшин әлеге законның тәмәке тарту белән көрәштә көтеп алынган адым булуын әйтте һәм аның әкренләп көч алып китәргә тиешлеген искәртте. Мэр Универсиада Авылында исерткеч эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту белән көрәшү тәҗрибәсен дә искә алып үтте. “3 ел эчендә анда яшәүче 7 мең студентның 82-се тәмәке тарткан һәм исерткеч эчемлек кулланган өчен чыгарылды. Хәзер без Универсиада Авылында тәртип һәм дисциплина дибез икән, бу – һичшиксез тыюларның да нәтиҗәсе”,- дип йомгаклады Мэр.