Казан Башкарма комитетында шәһәрдә үткәрелгән санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгына нәтиҗәләр чыгарылды.
(KZN.RU, 3-нче июнь). Казан шәһәрендә үткән санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы дәвамында шәһәрдән 230 мең кубометр көнкүреш калдыклары һәм 59 мең кубометр эре габаритлы чүп-чар җыеп чыгарылган. Әлеге юнәлештәге эш җәйге чорда да дәвам итәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, икеайлык нәтиҗәләре буенча шәһәрне чистарту эшләрендә 169 мең кеше катнашкан, бу исә узган елгыга караганда 40 меңгә күбрәк дигән сүз. Эш барышында 7922 махсус техника берәмлеге кулланылган.
“Шәһәр территориясеннән 230 мең кубометр көнкүреш калдыклары, шулай ук 59 мең кубометр эре габаритлы һәм төзелеш чүп-чарлары, ботаклар полигонга җыеп чыгарылды. Тулаем алганда, 289 мең куб, бу исә узган елгыга караганда 50 меңгә күбрәк дигән сүз. Юл кырыенда 16 млн. кв. метр яшел зона, 127 парк, гомуми мәйданы 245 га булган бакча һәм скверлар чистартылды”, - дип билгеләде Игорь Куляжев.
Параллель рәвештә йорт яннары территорияләрен әзерләү буенча зур эш башкарылган. Торак секторда 18,5 млн.кв. метр ишегалды тиешле тәртипкә китерелгән, 434 контейнер мәйданчыклары ремонтланган.
Язгы сезонда Казанда 8000-нән артык агач һәм 21000 куаклык утыртылган. “Утыртылган агачларга 48 машина су сипте”, - дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. “Яшел рекорд” проекты кысаларында утыртылган агачларга килгәндә, тиешле карау аркасында нибары 7% гына ныгып китә алмаган. Моннан кала, шәһәрдә 90 мең кв. метрдан артык газон җәелгән, 50 мең күпьеллык үсентеләр утыртылган, берьеллык чәчәкләрне утырту башланган.
Шулай ук билгеләнгән срокка, ягъни 1-нче июньгә шәһәрдә 21 бәдрәф модульәре эшли башлады. Су коену сезоны башлануга 5 рөхсәт ителгән пляж териториясе әзерләнде.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Рамил Муллин сүзләренә караганда, икеайлык дәвамында йорт территорияләрен тиешле тәртиптә тотмаганнары өчен, идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә һәм башка милекчеләргә - 82 материал, фасадларның билгеләнгән нормаларга туры килмәгәне өчен - 131 материал, контейнер мәйданчыклары тиешле дәрҗәдә тотылмаганы өчен 82 материал төзелгән.
“Рөхсәтсез барлыкка килгә чүп-чар урыннарын ачыклау буенча да шактый гына эш башкарылган. Бу мәсьәләдә билгеле бер дәрәҗәдә үзгәрешләр булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Әгәр элек чүп-чарны шәһәр үзәгендә дә атсалар, хәзер исә чүп өемнәре шәһәр читләрендә генә. Икеайлык ахырында 160 рөхсәтсез чүп өемнәре ачыкланган, шуларның 89-ы юкка чыгарылган. Узган ел белән чагыштырсак, аларның саны 177 булган”, - диде Рамил Муллин.
“Универсиада башланырга 30 көннән аз гына күбрәк вакыт калып бара, әмма беренче кунаклар инде 29-нчы июньдә үк киләчәк. Теләсә кайсы гадәти гаиләдә кунакларны каршы алырга әзерләнәләр – идәннәрне юалар, капкаларны буйыйлар, балаларны матур итеп киендерәләр, табынга иң татлы ризыкларны чыгаралар. Без дә шулай ук кунакларны каршы алырга әзерләнәбез. Июнь аеда барлык тзөекләндерү эшләрен тәмамларга кирәк. Санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре Универсиада өчен генә үткәрелмәвен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ишегалларында шуның кадәр эш башкаралыган! Икеайлык тәмамланса да, хәзер шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү буенча җәйге марафон старт ала”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.