Казанда рөхсәтсез төзелгән 134 төзелеш объекты ачыкланган.
(KZN.RU, 3-нче июнь). Базардагыга караганда күпкә түбәнрәк бәяләргә торак алучы кешеләр төзелешләрнең законсыз булуларын аңларга тиеш. “Суд карары мондый корылмаларны сүтәргә боера, ә суд приставлары аларны үтәячәкләр. Халыкка шушындый МММ-нарның нәтиҗәләре артында ни торганын аңлату – безнең максат”, - дип билгеләде бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин.
Казан Башкарма комитетының Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Альберт Салихов киңәшмәдә шәхси торак төзелешләре өчен бирелгән җирләрдә законсыз рәвештә күп фатирлы торак йортлар төзү мәсьәләсе турында җиткерде. Аларны төзүчеләр дәүләт тарафыннан тикшерү үткәрелмәгән проектлар белән, дәүләт төзелеш күзәтчелегеннән башка, РФ законнарына каршы килеп төзегән.
Мондый төрдәге объектларның төзелеше күбесенчә гражданнарның акчаларына башкарыла. Шулай да намуссыз төзүчеләр “Өлешкә кереп күп фатирлы йортлар һәм башка күчемсез милек объектлары төзелешендә катнашу турында”гы ФЗ-214-нче федераль законын бозалар, чөнки биредә килешү төзегәндә өлеш хуҗаларыннан рөхсәт юк.
Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә 134 рөхсәтсез төзелеш ачыкланган, шуларның 116-сы – төзелеп килә һәм 18-е эксплуатацияләнгән. РФ Гражданлык кодексының 222-нче маддәсе нигезендә, үзлектән төзелгән корылмалар сүтелергә тиеш. Хәзерге вакытта суд карары рөхсәтсез төзелгән 6 төзелешне сүтәргә һәм 5-сенең төзелешен туктатырга дигән законны раслады.
Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, суд карарлары буенча башкарма җитештерү бик акрын бара. Әйтик, 2012 елның сентябрендә үк суд сүтәргә дигән карар чыгарган Химиклар,12 йортын җимерү әле кичә генә тәмамланган. “Суд карарларын вакытында үтәмәү аркасында, йортларны төзүне дәвам итәләр, аларга гражданнар керә тора, бу исә әлеге карарларны башкаруда өстәмә кыенлыклар тудыра”, - дип сөйләде ул.
“Суд приставлары йортларны шәһәр хакимияте боерыгы белән түгел, суд карары нигезендә сүтә. Кешеләр, хәтта йорт сүтелергә тиеш икәнлеген белә торып та, барыбер фатирлар сатып алганнар, чөнки биредә бәяләр базарныкыннан 2 тапкырга арзанрак! Бу ачык төзелеш МММ-нары! Әгәр бу йортларда конструкцияләр ишелсә яисә янгын чыга калса, кем җаваплылык тотачак: яшәүчеләр санына җитәрлек тиешле янгын чыгу юллары да каралмаган... Ә иртәгә күршеләр “ни өчен су басымы юк?”, “ни өчен чүп-чар түгелми?” ише сораулар белән мәйданнарга чыгачак”, - дип мәсьәләгә үз фикерен җиткерде Илсур Метшин.
“Кешеләр әлеге төзелешләрнең законсыз булуларын аңларга тиешләр, суд карары нигезендә суд приставлары аларны җимерәчәк. Безгә дә моңа карау авыр, барыбыз да кешеләр, әмма законны карый башласак, бу инде хокукый дәүләт түгел. Кем өметләрен әле дә өзмәде – бу исә 5-ләп ялган компанияләр, аларга әйтәсе килә: Казан террияториясендә закон гамәлдә булачак”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.