Башкарма комитетта рөхсәтсез төзелеп килә торган йортлар исемлеген атадылар.
(KZN.RU, 3-нче июнь). Биш елдан азрак вакыт эчендә 82 өлешле төзелеш объектларында алданган өлеш хуҗалары проблемаларының 73 йорттагысы хәл ителгән. Тик бу әле муниципаль хакимият барлык өлешле төзелеш объектлары өчен дә җаваплылыкны үз өстенә ала дигәнне аңлатмый, мондый проектларга акчасын салган һәркем бөтен якны да яхшылап уйларга тиеш. Бу турыда бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Башкарма Комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Шакиров сүзләренә караганда, Казанда өлешле төзелеш объектлары белән ике юнәлештә эш алып барыла – өлеш хуҗаларының акчаларын кулланып яңа төзелгән торак йортлар төзелешен контрольдә һәм күзәтчелектә тоту, “Өлешле төзелеш” Ф3-214-нче законы кабул ителгәнче алданган, күпфатирлы йортларның өлеш хуҗалары проблемаларын хәл итү башкарыла.
Агымдагы елның 1-нче кварталы нәтиҗәләре буенча, Казанда 66 йорт сала торган оешма тарафыннан 127 объект төзелә, өлешле катнашу турында 21, 960 млрд. сумлык 9629 килешү төзелгән.
“Без төзелеш фирмаларының матди хәле турында анализ алып барабыз. Тикшерү нәтиҗәләре буенча йорт төзүче оешмаларга карата законны бозулары хакында акт төзелә. Хокук саклау органнары белән эшләү дәверендә 10 җинаять эше кузгатылган, 4 җитәкче гаепле дип табылган, 6 эш әле карала”, - дип хәбәр итте Руслан Шакиров.
2007 елның декабреннән проблемалы йортлар исемлегенә 82 объект кертелгән. Бөтен хакимият органнарының килешенеп эшләүләре нәтиҗәсендә 73 йорт буенча алданган өлеш хуҗалары проблемалары тулысынча хәл ителгән. “Шунысын искәртеп китергә кирәк, алданган өлеш хуҗалары мәсьәләләрен хәл итү өчен Башкарма комитет тарафыннан Россия Федерациясенең башка субъектларында аналоглары булмаган схемалар һәм алгоритмнар эшләнелде һәм кулланылды. Безнең үтенеч буенча, Казан территориясендә өлешле объектлар төзелешенең барышын контрольдә тоту өчен ведомство-ара комиссия төзелде”, - дип билгеләде Руслан Шакиров.
Моннан тыш алданган өлеш хуҗалары проблемаларын хәл итү өчен Казан шәһәре Башкарма Комитеты тарафыннан түбәндәге чаралар үткәрелде: йорт төзүче оешмаларны, инженер челтәрләренә технологик тоташтыру өчен, акча түләүдән азат итү, җир мәйданы чикләрен үзгәртеп инвестицион җәлеп итүне арттыру, өстәмә секция яки парковка төзү, йорттагы катларны арттыру турында килешү, төзелештә катнашучыларны әзерлек дәрәҗәсе югары булган йортларга күчерү яки яңа сроклар билгеләп һәм федераль закон таләпләре буенча өлештә катнашу килешүен яңадан төзү. Йортны төзүчеләр тарафыннан объектны төзеп бетерә алмау очракларында МУП “Торак муниципаль программалар дирекциясе” һәм “Ак барс банк” структуралары көче һәм матди ярдәме китерелде.
“Потенциал өлеш хуҗалары белән профилактик эшләр алып баруга килгәндә, безнең хезмәткәрләр йорт төзүче оешмалар сайлаганда ярдәм итә, өлешле төзелештә катнашучыларга юридик сораулар буенча киңәш-тәкъдимнәр бирә. Алданган йорт хуҗаларына без, суд органнарына мөрәҗәгать итү өчен, гариза язуда ярдәм итәбез һәм суд утырышларында катнашабыз”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Шулай да, Р.Шакиров сүзләренә караганда, йорт төзүче оешмада килеп чыккан кыенлыклар аркасында проблемалылар исемлегенә тагын 2 төзелеп килә торган йорт кертелергә мөмкин: “Маяковский урамындагы 21-нче йорт (йорт төзүче –“Арх-Идея” ЯАҖ), төзелеш туктатылган, кирәкле төзелеш документларын алу эшләре бара), Г. Камал урамындагы 18-нче йорт (төзүче – “КСМУ-6” ҖЧҖ, норма буенча булырга тиешле парковка урыннары саны белән бәйле мәсьәлә инде бер елдан артык хәл ителмәгән килеш кала).
Йомгаклап Башкарма Комитет вәкиле шәһәр халкын тагын бер тапкыр “соры схема”ларда катнашудан сакланырга чакырды:
“Алдан кисәтүгә һәм шәһәр халкына өлешле төзелеш өлкәсендә проблемалар килеп чыгарга мөмкин булуы хакында ММЧ аша системалы хәбәр итеп торуга карамастан, аларның кайберләре, түбән булган бәяләргә кызыгып, намуссыз оешмалар белән “суррогат” килешүләр төзи (алдан алып-сату килешүе, инвестицияле, акча биреп тору килешүе һ.б.), шул рәвешле инвестицион эшчәнлектәге төрле куркынычлары булган проект инвесторы булалар һәм өлешле төзелештә катнашучы буларак 214-нче Федераль закон нигезендә дәүләт тарафыннан якланылмыйлар”, - диде Р.Шакиров.
Казан Мэриясенең рәсми сайтына өлешле төзелеш кысаларында гражданнарның акчаларын кулланучы йорт төзүче оешмалар исемлеге, шулай ук өлешле төзелештә намуссыз йорт төзүче оешмалар тарафыннан кулланылган алымнар тасвирланган, ничек алданган өлеш хуҗасы булмаска кирәклеге турында мәгълүмат эленгән.
“Бәлага тарыган, алданган өлеш хуҗалары проблемаларын хәл итү өчен без бик күп көч куйдык. Әлеге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Без оештыру адымнарына гына бармадык, ә акланган матди чыгымнар да булды. Тик бу әле хәзер өлешле төзелеш мәсьәләләренең һәркайсы буенча да муниципалитет яки дәүләт үз өстенә йөкләмә ала дигән сүз түгел. Өлешле төзелештә катнашучы һәркем квадрат метрларның түбән бәясе белән бәйле булган куркынычлыкны аңларга тиеш. Без йортны төзүче оешма һәм аларның планнары турында мәгълүмат бирәбез. Бездә яңа төзелеш “МММ”нары барлыкка килмәсен өчен, үз акчасын тоткан һәркем, түләр алдыннан акчасын кемгә бирәчәге турында яхшылап уйларга тиеш”, - дип йомгаклады Илсур Метшин.