Казан Мэры әйләнеп үтү маршрутларын яхшылап оештырырга кушты.
(KZN.RU, 3-нче июнь). 15-16-нчы июньдә Ленин дамбасында хәрәкәт вакытлыча туктап торачак, бу исә яңа күпернең икенче чиратын төзеп бетерү белән бәйле. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин кулай йөрү маршрутларын уйларга һәм шәһәр халкына алдан хәбәр җиткерергә кушты.
Башкарма комитетның Шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча Җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, 30-ыннан 31-нче майга каршы төндә күпернең икенче линиясенә дә бетон салынып беткән. Тросларны тарттырганнан соң, таянычлар арасындагы арада күчеп торучы плитәләрне урнаштырасы һәм деформацияле җөйләрне монтажлыйсы була.
“15-16-нчы июнь көннәре тирәсендә Ленин дамбасындагы хәрәкәтне ябарга туры киләчәк. Бу яктырту таянычлары һәм контакт линияләрен яңадан кабызу өчен кирәк. Җитди транспорт проблемаларыннан качу өчен, подрядчы Әмирхан проспекты һәм Чистай урамнары киселешендәге чишелештә хәрәкәтне ачарга мәҗбүр була”, - диде Азат Нигъмәтҗанов.
Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов сүзләренә караганда, ябылачак участокта ике юнәлештәге 6 өстәмә пост куелачак – Киров дамбасы ягына һәм Миллениум күперенә таба.
“Ленин дамбасындагы хәрәкәтне ябу уңайсызлыкларсыз гына үтмәячәге аңлашыла. Әмма ял көннәре булуын, уку елы тәмамланганлыгын һәм яңа метро станциясе җибәрелгәнлеген исәпкә алып, барысы да җиңелрәк булыр дип өметләнәбез. Шулай да әйләнеп үтә торган юллар турында алдан ук массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәр бирергә, шулай ук шәһәр халкына кайсы маршрутлар буенча хәрәкәт җайсыз барганлыгы турында радиостанцияләр аша һәрвакыт мәгълүмат җиткереп торырга кирәк. Җәмәгать транспортлары, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналарының хәрәкәт схемалары үзгәрүгә аеруча игътибар бирергә кирәк”, - дип искәртте Илсур Метшин.
Гомумән, узган атнада Казан юлларында 545 мең кв. метрдан артык мәйданда 86400 тонна асфальтбетон салынган. “Әлеге эшләр Зур Казан боҗрасында, Чистай урамы һәм Әмирхан проспектлары киселешендәге чишелештә, Киров дамбасында, Губкин, Зәкиев, Магистраль , Пушкин, Патрис Лумумба, Театр урамнары һ.б.ларда барды”, - дип хәбәр итте Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов.
Рөстәм Ибраһимов сүзләренә караганда, кайбер ремонт үткәрелгән урамнарда тамгалар ясау һәм демонтажланган юл билгеләрен яңарту мәсьәләләре һаман да кала бирә. ЮХИДИ идарәсе башлыгы ышандыруы буенча әлеге мәсьәләләр объектларны тапшырганда контрольдә тотылачак.
“Без көн саен юлларны карап йөрибез һәм җитешсезлекләрне күрәбез. Эш тәэсирле эшләнгән, яхшы темп алынган, тик без объектларның тәмамлануы хакында әйткәндә вак-төякләр була алмый. Кимчелекләрне төзәтергә вакытыбыз көннән-көн кими бара”, - диде Илсур Метшин.