Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе”дә шәһәрдәге беренче балалар флешмобының видеосын күрсәтте.
(KZN.RU, 3-нче июнь). Халыкара балаларны яклау көненә бүген “эшлекле дүшәмбе”дә нәтиҗәләр чыгардылар. Илсур Метшин киңәшмәдә узган ялларда Казан сәүдә үзәкләренең берсендә уздарылган беренче балалар флешмобының видеосын күрсәтте.
“Ролик Youtube.com-га урнаштырылган. Яшь ата-аналар төркеме бию флешмобы үткәрде. Берничә йөз бала җыелды. Бу акция – Казанны һәм шәһәребезнең төп яшәүчеләрен – балаларны күрсәтү өчен менә дигән форсат”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
1-нче июньдәге Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларында 30 меңләп яшь казанлы катнашты, дип җиткерде Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов.
Төп бәйрәм мәйданчыклары Казан Кремле, IT-парк, “Кырлай” аттракцион паркы һәм “Әкият” театры янындагы мәйданда үтте. “Әлеге көннең иң истә калган чараларыннан 600 кешелек балалар җыелма хоры булды, шулай ук Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “La Primavera” камералы оркестры “Сөйкемле Шүрәле” концерт программасын тәкъдим итте”, - дип билгеләп үтте Сергей Миронов.
Сергей Миронов Күп милләтле якшәмбе мәктәбе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йорты тарафыннан оештырылган халык биюләре фестивале турында да сөйләде. “Ялкын” журналы Татарстан балалар шагыйрьләре белән очрашу оештырды, иң кечкенә казанлылар өчен “Балачак иле” бәйрәме үтте.
“Халыкара балаларны яклау көненә әзерлек “Балалар күзлегеннән дөнья” бәйгесеннән соң башланып китте. Конкурска килгән эшләр Казан Башкарма комитетының атриумында 1-нче катта урнаштырылган”, - дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе.
Сергей Миронов сүзләренә караганда, Яңа Савин районының 177-нче мәктәбе укучысы Даяна Кириллованың “Балалар Евровидениесе” милли сайлау конкурсында җиңүче булуы 1-нче июньнең иң зур бүләге булган. Казанда яшәүче кыз Киевта узачак “Евровидение-2013” халыкара балалар җырларын башкаручы конкурс финалында Россияне тәкъдим итәчәк. Илсур Метшин Казан конкурсанткасына мөмкин булганча ярдәм итәргә кушты.