Танк боҗрасыннан Пушкин урамына кадәрге участоктагы юллар һәм транспорт чишелешләре төзелеше финиш сызыгына чыкты.
(KZN.RU, 4-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәрнең урам-юл челтәрләре объектларын карап кайтты.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев озата йөрде.
Танк боҗрасындагы чишелеш төзелеше эшләре финиш сызыгына чыкты. Биредә инде төп эстакада тулысынча әзер һәм хәзерге вакытта яндагы төшү юлларында асфальт җәю ахырына якынлашып килә. Шулай ук яктырту баганалары монтажлана һәм җир өстендәге җәяүлеләр кичү юлы төзекләндерелә, бары тик азмобильле төркемнәргә керүчеләр өчен күтәргечләрне ясап бетерәсе генә калды.
Танк боҗрасыннан алып Әмәт магистраленә кадәрге участокта шулай ук асфальтның өске катламы җәелгән, хәзерге вакытта биредә тротуарларны тәртипкә салу эшләре төгәләнеп килә. Эсперанто һәм Тихомирнов урамнары киселешендәге транспорт чишелеше дә әзерлекнең югары дәрәҗәсендә.
Илсур Метшин төзүчеләрнең барлык эшләрне дә июнь аенда төгәлләргә тиешлеген тагы бер тапкыр билгеләп үтте. Казан Мэры шулай ук якындагы территорияләрне сыйфатлы итеп төзекләндерү зарурлыгы турында да искә төшерде.
Роща Фрунзе урамында төзелә торган юлны караган вакытта Илсур Метшин эш тизлеген арттырырга кушты. Төзүчеләр вакытлыча килеп чыккан тоткарлыкларны инженер челтәрләре санының зур булуы белән бәйләделәр.
Казан Мэры Ленин дамбасындагы эш барышын да карап кайтты, биредә узган атнада күпернең икенче линиясенә асфальт салынып бетте. Исегезгә төшерәбез, биредәге төзелеш эшләрен тәмамлау өчен, 15-16 июнь көннәрендә дамба буенча хәрәкәтне вакытлыча туктатып тору кирәк булачак.
Ленин дамбасын ябып тору аркасында барлыкка килгән кыенлыкларны урап узар өчен, подрядчы оешма Әмирхан проспекты һәм Чистай урамнары киселеше чишелешендәге хәрәкәтне тулысынча ачарга тиеш була. Илсур Метшинга тунельләрдәге машиналар йөри торган өлешне тулысынча асфальтларга кирәк булганлыгын җиткерделәр – бу якын көннәрдә башкарылачак.