Шәһәр башлыгы ветераннар активы белән очрашты.
(KZN.RU, 4-нче июнь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген Казан ратушасында сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында шәһәр башлыгы белән Казандагы ветераннар активының 80 вәкиле аралашты.
Очрашуда шулай ук Казанның Социаль яклау идарәсе башлыгының вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева, район башлыклары катнашты.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, ветераннар үзләре очрашуга теләк белдергән. Казанның Универсиадага әзерлеге әлеге очрашуның төп темасы булды. И.Метшин XXVII Бөтендөнья студент уеннары башланырга 32 көн калганлыгын искә төшерде. “Без инде сәгатьләп саный башладык”, - диде шәһәр башлыгы.
Ул хәзерге вакытта шәһәр нәрсә белән яшәгәнлеген җентекләп сөйләде, студентларның спорт форумы алдыннан никадәр күләмдә эш башкарылганын һәм тагы никадәр эшлисе калганлыгын җиткерде. Якынча мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласын Универсиадага әзерлеге өчен төрле чыганаклардан якынча 228 млрд. сум акча бүленгән (РФ һәм ТР бюджетларын, шулай ук инвесторлар акчаларын исәпкә алып).
Шәһәр башлыгы Казанда югары таләпләргә туры килә торган 32 яңа спорт объекты төзелгәнлеген, яңа метро станцияләре, чишелешләр булдырылганлыгын, 159 км шәһәр юлларына реконструкция ясалганлыгын искә төшерде. “Универсиада мирасы турында безнең сораулар юк, - дип билгеләде И.Метшин. – Барлык төзелешләр дә шәһәрлеләргә әле озак еллар хезмәт итәчәк”.
Илсур Метшин шулай ук ветераннарга Казанның тарихи үзәге торгызылуы, яңа туган сабыйларның саны артуы, яшелләндерү һәм төзекләндерү, шәһәрдә туризм үсеше, торакларга капиталь ремонт ясау, траспорт паркын яңарту турында сөйләде.
Ветераннар, үз чиратларында, Мэрга шәхсән һәм шәһәр хакимиятенә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 68 ел булу уңаеннан әзерләнгән һәм оештырылган чаралар өчен рәхмәт белдерделәр. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте, дип билгеләде алар.
Ветераннар шул ук вакытта шәһәр проблемаларына да битараф түгел. Шәһәр башлыгына бирелгән сораулар күбесенчә Декабристлар урамындагы җәмәгать транспорты хәрәкәтенең торгызылуы, шулай ук К.Тинчурин скверында өстәмә эскәмияләр урнаштыру кебек мәсьәләләргә кагылды.
Очрашу барышында көнкүреш мәсьәләләре генә кузгатылмады. Әйтик, шәһәрнең Авиатөзелеш районындагы Ветераннар советы вәкиле Казанга Хезмәт Даны статусы кую инициативасы мәсьәләсен тәкъдим ите. Әлеге карар Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә каралуын билгеләп үтәргә кирәк. Шул ук вакытта әлеге статусны бирү бернинди дә финанс кертемнәр таләп итми.
“Әйе, әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулар булды. Мин алга таба аның буенча җитди шөгыльләнергә сүз бирәм”, - диде И.Метшин һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәр унынчы хәрби очкычның нәкъ менә Казан заводларында җыелуын искә төшерде.
Ветераннар активының бер әгъзасы ата-аналарын Икенче Бөтендөнья сугушында югалткан “сугыш балаларына” шәһәр хакимияте тарафыннан игътибар бирүләрен сорады. Аларның иң “кечкенәсе” бүген инде 70 яшьтән дә өлкәнрәк, дип билгеләде ханым. Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәлә аерым каралачак, дип ышандырды һәм әлеге мәсьәләне хәл итү эшләрен Ирина Просвиряковага йөкләде.
Универсиадага кадәр Казандагы эшләрнең төгәлләнүе ветераннарны шулай ук нык борчый. “Без әлеге эшләргә сокланабыз һәм шатланабыз”, - диде Мәскәү районыннан бер ветеран.
И.Метшин барлык объктлар да вакытында тапшырылачак һәм Универсиада билгеләнгән вакытта башланачак дип ышандырды. Ул шулай ук “Универсиада – бөтен дөньяга Казан, Татарстан, Россия турында сөйләргә менә дигән форсат”, дип тә өстәде.
“Барыгызны да Уеннарның ачылу тантанасына чакырам. Сез аны телевизор аша гына түгел, чынлыкта да күрә һәм башкалабыз, республикабыз һәм илебез өчен сөенә алачаксыз”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.