Репетиция барышын Илсур Метшин күзәтте.
(KZN.RU, 4-нче июнь). Бүген “Kazan-Arena” яңа футбол стадионында Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннары ачылышы тантанасының репетицияләре булды.
Репетиция барышын Казан Мэры Илсур Метшин, Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарының башкарма директоры Игорь Сивов, Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Ләйлә Фазлыева күзәттеләр. Тамаша белән ачылу һәм ябылу тантаналарының баш режиссеры, Россия телевидениесе академиясе әгъзасы, “ТЭФИ” премиясе иясе Алексей Сеченов идарә итте.
Исегезгә төшерәбез, репетицияләр февраль уртасында шәһәрнең өч мәйданчыгында башланып киткән иде, 20-нче марттан беренче җыелма репетицияләр башланды, ә бүгеннән меңләгән артист катнашлыгындагы команда яңа футбол стадионында генераль прогонга кереште.
Репетицияләрдә Казан һәм Татарстанның иҗади коллективлары, шул вакытта аерым башкаручылар да катнаша. Тантанада барлыгы Казанның 70 коллективы катнашачак, бу исә 1,5 мең кеше дигән үз. Тамашаның сценарие әлегә сер булып кала.