(KZN.RU, 5-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Хендэ Мотор БДБ” ҖЧҖ генераль директоры Ку Йон Ги әфәнде, Hyundai компаниясенең Россия бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Россиянең әйдәүче автомобиль ММЧ журналистлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
Hyundai компаниясе җитәкчеләре һәм журналистлар Татарстан башкаласына “Казан – Мәскәү” автомобиль ярышларында катнашу өчен килгәннәр иде, ул булачак Универсиадага багышланды.Ф Hyundai компаниясе – Казандагы Студентлар уеннарының генераль партнеры. Партнерлык килешүе кысаларында Универсиаданы транспорт белән тәэмин итү өчен “Хендэ Мотор БДБ” 1048 автомобиль һәм минивэн бирде, шулай ук республика үзе ташламалы бәяләрдән 227 пассажир автобусы сатып алды.
Татарстан Президенты, “Хендэ Мотор БДБ” ҖЧҖ генераль директоры Ку Йон Ги әфәндене сәламләп, аңа Универсиадага әзерләнү кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде һәм республика җитәкчелегенең Hyundai автомобильләрен кулланудан канәгать булуларын белдерде. “Бүген бу – бөтендөнья бренды, һәм Hyundai автомобильләрендә рульдә йөрү дә, пассажир булу да мәртәбә санала, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гаражында да без шактый еллар инде Hyundai автомобильләреннән файдаланабыз, бу машиналар әйбәт булуларын расладылар инде”.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Hyundai компаниясе белән хезмәттәшлеге киләчәктә дә дәвам итәр дип ышаныч белдерде. “Хәзер сезнең үзегезне Универсиада вакытында күрсәтерлек шәп мөмкинлегегез бар, аннары Казаннан килгән автобуслар Сочида Олимпиада барышында эшләячәкләр, алда әле безнең башка чаралар да бар бит, анда да Hyundai машиналары эшләр дип ышанам мин ”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Үз чиратында “Хендэ Мотор БДБ” ҖЧҖ генераль директоры Ку Йон Ги әфәнде белдергәнчә, Универсиаданы әзерләүдә һәм уздыруда катнашу – компания өчен зур мәртәбә. “Без Универсиаданың – бик зур халыкара чараның партнерлары булуыбыз белән горурланабыз”, - диде Ку Йон Ги.
Ул Казан һәм Татарстан җитәкчелегенә Бауман урамында кирегә саный торган сәгатьле һәм Hyundai символикасы булган стелла куйдыртканнары өчен рәхмәт белдерде. Ку Йон Ги стелланы Универсиададан соң да калдыруны үтенде, һәм Рөстәм Миңнеханов мондый мөмкинлекне карарга вәгъдә итте.
Россиянең әйдәүче автомобиль ММЧ журналистлары Рөстәм Миңнехановтан Татарстанда автомобиль сәнәгате үсеше турында, яңа Kazanring ярышлар трассасы турында, Универсиаданың партнеры итеп ни өчен нәкъ менә Hyundai компаниясен сайлап алулары турында, шулай ук киләчәк Студентлар уеннарына әзерлек масштаблары турында сорадылар. Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты ММЧ вәкилләрен тагын да Казанга чакырды – Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада кызыклы чаралар бик еш уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.