1 сентябрь көнне ачылачак яңа уку йортына 5 беренче класс җыелган.
(KZN.RU, 5-нче июнь). Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында төзелеп килә торган 35-нче номерлы мәктәптә отделка эшләре тәмамланып килә. Уку йортына бүгенге көнгә 5 беренче класс җыелган. 1-нче сентябрь көнне мәктәп 1000 укучы өчен үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Төзелә торган объектны карап чыккан Казан Мэры Илсур Метшинга бу хакта шулай дип хәбәр иттеләр.
Объектны карауда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, мәктәп директоры Елена Глухарева, “Ак Барс Строй” ҖЧҖ директоры Эдуард Галеев (компания төзелешнең генераль подрядчы оешмасы булып тора) катнаштылар.
Шәһәр башлыгы уку аудиторияләрен, булачак ашханә бүлмәсен, спорт залын, китапханәне карап чыкты. Бинада хәзерге вакытта отделка эшләре бара. Күпчелек бүлмәләрнең әзерлеге – 90%-тан артыграк, дип хәбәр итте Мэрга Э.Галеев. Уку йорты ишегалдында спорт мини-стадионы, балалар мәйданчыгын җиһазландыру эшләре тәмамланып килә, койма һәм төзекләндерү эшләре башлана. Шуны әйтергә кирәк, мәктәп бинасы һәркемгә уңайлы мохит таләпләрен исәпкә алып эшләнгән һәм хәрәкәт ягыннан мөмкинлекләре чикле булган укучыларга йөрү өчен әзерләнгән.
“Кояшлы шәһәр” микрорайонында 1000 укучыга исәпләнгән 35-нче номерлы мәктәп төзелеше узган елның язында башланып китте. План буенча ул уку елы башына әзер булырга тиеш иде. Әмма озакка сузылган төзелеш өчен 27 кешедән торган педагоглар коллективы һәм 268 укучы вакытлыча Дубрава урамы буенча 45 йортта урнашкан 15-нче номерлы мәктәптә укырга мәҗбүр булды.
“Барлык эшләр ай дәвамында тәмамланачак”, - дип ышандырды Мэрны Э.Галеев. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтәчәк 35-нче номерлы мәктәп физик-математика һәм химия-биология юнәлешләрен алыр дип ниятләнә. Мәктәп директоры Елена Глухарева сүзләренә караганда, беренче 5 класс җыелган. “Мәктәп торак комплексның югары дәрәҗәсенә туры килә”, - дип бәяләде башкарылган эшне Илсур Метшин.
“Яңа уку йортын ачкан саен моннан да яхшырак мәктәп ачу мөмкин түгел дип уйлыйбыз. Тормышка ашырылган әлеге проект киресен раслый – кичә төзелгәнгә караганда тагын да яхшыракны салырга мөмкин”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы һәм объектта эшләрне тәмамлауны озакка сузмаска кушты, чөнки 1 сентябрь көнне яңа мәктәп үз укучыларын кабул итәргә тиеш.